Барлык яңалыклар
Тирәбездә яхшы кешеләр
1 декабрь 2020, 14:17

Елга – яры, кеше пары белән матур

Җәйрәп яткан басу кочагында, ямьле Каргатлы күл буенда нурлы бер йорт балкый. Монда Чургылдының уңган, булдыклы гаиләсе – Фәрраховлар яши. Халык алдында абруйлы Хөрмәт абый белән Заһирә апа икесе дә лаеклы хезмәт юлы үтеп, бүгенге көндә хаклы ялдалар. Сөбханалла, күңел дәрте, хезмәткә сөюләре яшьләрне көнләштерерлек.

Ялкау – сәбәбен, уңган җаен таба, ди. Әнә, көннең салкынча булуына карамастан, мин барганда хуҗа бакчада мәш килә иде: җимеш агачларын кышкылыкка әзерли, аларны аклый, бәйли.
Бик яшьли, 8нче сыйныфны тәмамлау белән үк шәһәргә чыгып китсә дә, язмышын ул туган авылы белән бәйли. Ветеринар табиб буларак терлек иминлеге сагында тора.
– Балачакта тизрәк авылдан чыгып китәсе килә бит инде. Шәһәрдә мине колач җәеп каршы алырлар кебек булды. Егетлек чорына җитәр-җитмәс иптәшләрем белән бәхет эзләп чыгып киттек, – дип хәтерли үткәннәрен Хөрмәт Заһит улы.
Үзен күп өлкәдә сынап карый ул. Тәүдә Красноуфимскийда слесарьга, аннары Ижауда радиотелеграфистка укый, ә чынлап торып үзен авыл хуҗалыгы өлкәсендә таба. Моның өчен башта Дуван авыл хуҗалыгы техникумында, аннары инде читтән торып Башкорт дәүләт аграр университетында һөнәр үзләштерә.
Тәүге хезмәт хакына магнитофон тотып, авылына беренче текә егет булып кайтып кергән көнен бүген көлеп искә ала ул. Менә шулай авыл балалары мең сикәлтәләр аркылы үзләренә юл ярган, заман агымыннан да торып калмаган. Бүгенге көндә 40 ел стажы булган хезмәт ветераны, күп Почет грамоталары иясе булган Хөрмәт абый, тәү чиратта, тормыш иптәшенең, өч баласының, килен-киявенең һәм ике оныгының иң кадерле кешеләре.
Тормыш иптәшеннән уңуын яшерми Хөрмәт абый. Үтә сабыр, чын мөселман хатын-кызларына хас күренешләре – тыйнаклык, кешеләргә ихтирам белән багуны, йомшаклыкны үзенә туплаган Заһирә апа Гүзәл, Гөлшат, Булатына гына түгел, авылда ничәмә-ничә балага икенче әни булган кеше ул. Әйе, Благовещенскийда, аннары Юматовада бухгалтер һөнәре үзләштергән, колхоз идарәсендә төрле вазыйфаларны башкарган Заһирә Нурихан кызы балалар бакчасында эшли башлагач, үзен бөтенләй икенче яклап ача. Бу инде аның йөрәге тарткан, күңеле кушкан эш була. Тәрбияче буларак һәрбер сабыйга шәхси игътибар биреп, аларны аналарча кайгыртып, юатып кына калмый, дөньяны танып-белергә, җыр-биюгә сәләтләрен ачарга ярдәм итә. Ул эшләгән чорда балалар күп була, төркемдә 25әр сабый йөри. Бер баланы гына бакчага ияләштерү никадәр көч таләп итә.
Тормыш иптәшенә генә түгел, кайнә-кайнатасына да бик рәхмәтле Заһирә апа.
– Акбулаттан Чургылдыга килен булып төшкән чагым. Мартның бик тә буранлы көне иде. Пар атларда килеп алдылар. Булачак әти-әнием мине бик тә җылы кабул итте. Шул кадәр килешеп тордык. Балаларыбызны тәрбияләүдә дә аларның роле зур булды, – дип хөрмәт белән искә ала инде мәрхүм Заһит абый белән Сәлиха апаны.
Тыйнаклык һәм тәртиплелек Заһирә апага балачактан салынгандыр. Җиде бала тәрбияләнгән гаиләдә иркә­леккә, көйсезлеккә урын юк. Сугыш ветераны булган әтисенә һәм әнисенә ярдәмләшеп, алар белән беррәтән эшләп, чыныгып үсә алар. Тавык фермасында да әти-әниләренең төп ярдәмчеләре булалар.
Ходай сәламәтлегеңне бирсә, хаклы ялга чыккач яңа сулыш алып яши башлар чак кына. Берәүләр исә, эштән туктадым, дип төшенкелеккә бирелсә, Фәрраховлар һәр көннәрен файдага үткәрә. Алай гына да түгел, авылда да тырышканнар мул тормышта яшәвен исбатлый. Терлек асрау, бал кортлары үрчетү – болар барысы да өстәмә табыш. Ә кышларын инде алар чаңгыда шуа, кул эшләре белән шөгыльләнә. Авылның мәдәни тормышында да активлар. Шундый гаиләләр күбрәк булган саен авылның йөзе нурлы, киләчәге өметле.
Әлфия Сәлимгәрәева. Фото гаилә архивыннан.
Читайте нас: