Каф тау артыннан булмаса да, Физилә Әдис кызы Артавылдан Сәүкиязга балалар укытырга килә. Бу 1982 ел була. Һәм шул көннән алып 33 ел башлангыч сыйныфларны укыта. Балаларны, авылны, аның кешеләрен дә ярата ул. Гомерлек юлдашын – Әнфисне дә биредә очрата.
Матур йорт тергезеп, ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Әниләренең балалар дөньясына чумган тынгысыз хезмәтен күреп, юк, күңелләрендә каршылык уянмый, киресенчә, укытучы һөнәренә кызыксыну арта гына кызларда. Мәктәпне тәмамлау белән алар икесе дә укытучылык юлын сайлый. Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлыйлар. Эльвиналары бүгенге көндә Нефтекама шәһәрендә яши, инглиз теле укыта. Тормыш иптәше белән бер ул тәрбиялиләр. Икенче кызлары
Ләйсән Уфада балаларны хореография серләренә төшендерә. Әле декрет ялында.
Гаилә башлыгы Әнфис Муллахан улы мәктәп автобусы водителе – Сәүкияз, Асауды, Майск, Бәлҗүә авылларыннан укучыларны мәктәпкә йөртә. Хезмәтен ул зур җаваплылык тоеп башкара. Башкача булмый да: көн дә юлда, көн дә ничә бала өчен җаваплы.
Авыл җирендә гомер итүчеләрнең тормышы ихатасыннан ук күзгә ташланып тора. Кортчылыкны үз иткән Гатиннар бу кәсепнең һәр яклап файдасын тоеп яши.
– Бүгенге тормышыбыздан бик канәгатьбез. Авылыбыз матур, олы юл янында гына урнашкан, уңайлы. Халкы әйбәт. Олыгайган көнебезгә өйләребездә зәңгәр ягулык та булса, бик яхшы булыр иде, – ди Гатиннар.
Чиләгенә күрә капкачы – бәхетнең менә шулдыр ачкычы. Мәкаләм геройлары шушы мәкальнең тормыштагы ачык мисалы. Хак сүзләр. Бары бер-береңне хөрмәтләү, бер-береңнең кадерен белү генә гаиләне тату һәм бөтен итә. Ә татулык, әлбәттә, бәхеткә юл яра.