Тәтешле хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
TelegramVK
Барлык яңалыклар

"Бодай, арыш, арпа... Авылны алга тарта!”

Янаул районының Иске Кодаш авылы фермеры Алмаз Фатхуллин шулай ди.

Алмаз Зифил улы белән очрашкач, янә бер кыйсса искә төште. Бер ир ярты дөньяны гизеп тә, бәхет, байлык тапмагач, акыл иясенә зарланып килгән. “Ә син аяк астыңны карадыңмы соң?” – дип сораган аксакал. “Минем аяк астында җир генә бит, бер байлык та юк”, – дип җаваплаган зимагур. “Бәлки, казып карарсың, шул вакытта яшеренгән байлыкны да табарсың?” – дигән карт. Ир хәтсез җирне казыган – әмма бернинди байлык та тапмаган. Хәтере калып, тагы аксакалга килгән. “Димәк, мин ялгышканмын. Казыган җирең әрәм булмасын, орлык чәчеп куй!” – дигән аңа карт. Шуннан соң теге ир югалган, бары тик өч-дүрт елдан соң гына аксакал янына килгән ул. Нишләп болай озакка югалуын сорагач: “Әй, зирәк акыл иясе! Мин бит эзләгән байлыкны таптым, ул чыннан да минем аяк астында булган җир икән. Бер орлык салсам, ул йөз итеп кире кайтара – җирдән дә юмарт, бай берни юклыгын аңладым. Бәхетем дә шунда яткан булган”, – дип җаваплаган имеш.
Иске Кодаш авылында туып үскән Алмаз Зифил улы бу хакыйкатьне күптәннән аңлаган, шуңа да беркайчан да читкә чыгып китү турында хыялланмый, бәләкәйдән үк ул үзенең язмышын туган авылы белән бәйләргә карар кыла. Нәкъ югарыда мисалга китерелгән кыйссадагы сыман, җирдә чын бәхетен, тормыш асылын таба. Алмаз Фатхуллин озак еллар “Урожай” хуҗалыгында механизатор булып эшли. Күп еллар рәттән ашлык суктыру буенча иң яхшы комбайнчылар исемлегенең башында тора. Яхшы күрсәткечләр өчен ул Салават Юлаев ордены белән бүләкләнгән. Мондый югары бүләккә ия булган комбайнчылар тагы кайда бар икән? 2005 елда Алмаз Зифил улы 115 гектар җир алып, үз эшен башлый. Беренче елларны, әлбәттә, авыр була, чөнки техника иске, кирәкле җиһазлар юк, орлык, ягулык – барысын да өлгертергә кирәк... Әмма Алмаз Фатхуллин авырлыклар алдында туктап кала торган кеше түгел, әкренләп, зур тырышлык, ныкышмалылык белән ул үз максатына ирешә. Бүген инде аның хуҗалыгында чәчү мәйданнары 1300 гектарны били. Үткән белән бүгенге күрсәткечләр артында үзенең генә түгел, бөтен гаиләсенең тырыш хезмәте ята.
Тормыш иптәше Рәүзилә Рәсим кызы – Алмаз Зифил улының уң кулы, ә уртак эш инде гаилә эшенә әверелгән. Уллары Радик, Азат һәм Искәндәр, килене һәм оныклары – барысы да шушы эш белән кайнап яши. Алмаз Фатхуллин җитәкләгән крестьян-фермер хуҗалыгы үсемлекчелек белән шөгыльләнә.
– Ел саен бодай, арыш, арпа, горчица, вика үләне үстереп сатабыз, – ди Алмаз Зифил улы. – Виканы Мордовия, Мари Эл республикаларында, Ульяновск, Мәскәү, Киров өлкәләрендә теләп алалар, үзебезнең республика районнарына да озатабыз. Шулай да төп культура булып бодай кала, без ел да аның яңа сортларын сынап карыйбыз. Узган ел, мәсәлән, “Екатерина” һәм “Ликамеро” сортларын чәчтек. “Екатерина”дан бик канәгать калдык, гектар көче участокка карап, 52 центнерга кадәр җитте. Шулай ук агротехник срокларны үтәүгә, чәчү әйләнешенә, сидератлар, ашламалар, биопрепаратлар куллануга да игътибар зур бездә, фән белән дуслашмый булмый. Партнерларыбыз: Уфа Биология институты, Ульяновск авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты, Бөтенрусия рапс фәнни-тикшеренү институты, Красноуфимск селекция үзәге белән тыгыз элемтәдә эшлибез, – ди Алмаз Зифил улы.
2018 елда хуҗалык бөртеклеләрне игүнең алдынгы технологиясенә күчкән. – Җир һәм климат үзенчәлекләрен исәпкә алып, бөртеклеләр игүнең үз методикасын булдырдык һәм аны камилләштерү өстендә эшлибез. Гектардан 25-30 центнерга кадәр ашлыкны хәзер тотрыклы алабыз, ә аерым участокларда бу күрсәткеч 50 центнерга җитә, – ди тәҗрибәле механизатор. Хуҗалык бүгенге көндә районда алдынгыларның берсе. Аягында нык тора, үз исәбенә матди-техник базасын ныгыта. Бары тик 2018-19 елларда гына биредә җәмгысы 15,7 миллион сумлык техника һәм күчемсез милек сатып алынган.
– 2019 елда хуҗалыкның элекке машина-трактор мастерскоен, ашлык чистарту комплексы бинасын, складларын сатып алдык. Бирегә зур ремонт таләп ителә иде. Узган кыш МТМны төзекләндердек, бинаның түбәсен тулысынча алыштырдык – 700 квадрат метр яңа түбә яптык. Хәзер биредә авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлап була. Бүгенге көндә әкренләп эчен төзәтәбез, төзекләндерәбез, – ди Алмаз Фатхуллин. Әйткәндәй, без барган көнне биредә хезмәткәрләр өчен ял бүлмәсендә душ куялар иде. Һәр эштә Алмаз Зифил улы үзе башлап йөри, чәчә дә, ура да, кирәк икән – комбайн штурвалы артына утыра, кирәк икән – тракторын иярли. Уллары Радик, Азат белән бергә киләчәккә планнар кора. Быелга – җитештерү куәте сәгатенә 25 тонна булган ашлык чистарту комплексын һәм 900 тонна сыйдырышлы ашлык саклау бинасын төзекләндерергә, яңартырга уйлыйлар. Бу эшләрне башкарып чыгарга, билгеле, зур акча кирәк. Планнарын тормышка ашырырга фермер Фатхуллиннарга “Гаилә фермеры” программасы ярдәм итә. Узган ел 25 миллион сумлык грант отып, бу суммага алар инде барлык кирәкле техниканы, җиһазларны алган. – Хөкүмәтнең мондый ярдәме өчен рәхмәт, безгә хәзер җиң сызганып эшлисе дә эшлисе, – ди Алмаз Зифил улы. – Шундый зур ышанычны акларга кирәк! Тырыш һәм булдыклы гаиләгә – Яңавыл районының алдынгы фермерларына уңышлар телибез!
Гөлнара Гыйлемханова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе. Яңавыл районы.
Чыганак: kiziltan.ru

Читайте нас: