Барлык яңалыклар

«Яшәү матур, эшкә бирсәң күңел»

«Мин үскәч, Нания апа булам», – дип кабатларга ярата Зөлкадә.

«Яшәү матур, эшкә бирсәң күңел»
«Яшәү матур, эшкә бирсәң күңел»

Гомерен сәламәтлек сак­лау системасына багышлаган Зөлкадә Арсланова да нәкъ шулай уйлый. 40 елга якын үзәк район дәваханәсендә балалар бүлегендә хезмәт куя ул.

Зөлкадәнең балачактан медицинага булган хөрмәте, кешелеклек, кечелеклек сыйфаты гомер буена озатып бара. Кальтәү авылында колхозчылар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә ул. Ул елларда фельд­шер-акушерлык пунк­тындагы ак халатлы Надия апага сокланып караган, андагы дару исләрен яраткан кыз: «Мин үскәч, Нания апа булам», – дип кабатларга ярата. Сабый баланың сүзләре фәрештәләрнең «амин» дигәненә туры килгәндер – 8нче сыйныфтан соң Югары Тәтешле 2нче мәктәбен тәмамлый һәм Чайковский медицина училищесының фельдшерлык факультетына укырга керә ул. Ул елларда туры юл юк, урау юллар белән йөреп укыйлар, күп вакыт Куеда станциясеннән Кальтәүгә җәяү кайта ул. Яшь чакта ару да, курку да юк. Әти-әни, гөрләп торган авыл клубы, иптәш кызлар сагындыра.

Ә 1983 елның март аенда Гиппократка ант биргән алты кыз район дәваханәсендә хезмәт юлын башлап җибәрә. Зөлкадә беренче елларында ашыгыч ярдәм бүлегендә эшли. «Яңа сменага чыккан чак, Кәрдәвештән бәбигә чирләгән хатынны алып килергә киттек. Авыл башына җиткәндә пациентым ачы итеп кычкырып җибәрде. Карыйм: баш урынына бәбинең тәпиләре күренә, шулай да куркып тормадым, эпизиотомия ясап, баланы тудырдым. Яшь идем, ул чакта каушап калмаганыма сөендем. Икенче тапкыр дуңгыз талап өзгәләгән апаны алып килдек, төрле хәлләр очрады. Юлсызлык вакыты иде бит, машиналар баткакка батып этеп чыгарган чаклар да булды, коллегаларыма Аллаһ ярдәм бирсен», – ди ул.

Аннан соң бүлекне кыскарталар, һәм Зөлкадә балалар бүлегенә күчә. Шул көннән алып әлеге көнгәчә хезмәтен яратып башкара. Үз эшенең остасы булган педиатрлар белән эшләргә туры килә аңа. Әлеге вакытта исә югары категорияле табиб Эльвира Латыйпова кул астында хезмәт сала ул. «Коллектив бердәм, табибыбыз тәүлекнең кайсы вакытында булса да ярдәмгә килә», – ди Зөлкадә Мөдәрис кызы.

Элек бүлектә дәваланучы балалар күбрәк иде, 25-30 койка булса, хәзер тугыз гына калды. Моны инде еллар үтү белән балаларыбызның сәламәтлеге ныгый дип аңларга була. Хезмәткәрләр дә заман белән бергә атлый, яңа аппаратлар кайтарыла, эшләр җиңеләя бара. 2-3 ел инде шәфкать туташлары авыруларның бөтен күрсәткечләрен электрон рәвештә теркәп бара. Еллар дәвамында һөнәрен камилләштереп тора шәфкать туташы. Ә ике ел элек Зөлкадә Арсланова БР Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

«40 ел аз вакыт түгел, балаларның да дөньяга карашы икенче. Элек алар бик оялчан, йомшак кына, апа, дип эндәшәләр иде. Кайберсе елына берничә кереп дәваланды. Хәзерге көндә күбесе үзләре әти-әни», – ди ул.

Һөнәрен яратып башкарган Зөлкадә үзенең пар канатын да Югары  Тәтешледә таба. Гомерен укытучы һөнәренә багышлаган Рамазан Фазылкәрам улы Арсланов белән тормыш корып, ике балага гомер бүләк итә. Уллары Илдан, кызлары Лилия дә югары белем алып, тормышта үз юлларын сайлаган. Зөлкадәнең бүген өч оныгы үсеп килә.  Тормышында гөлләр яраткан, һәр көнгә назлап баккан шәфкать туташы, ягымлы хәстәрлекле әни, уңган хуҗабикә, дус-туганнарына изгелекле ярдәмчел апа да ул Зөлкадә Арсланова.

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас: