Барлык яңалыклар

Уңган ана – ул табар…

Ходай Тәгалә бер гаиләгә, күпме генә теләсәләр дә, кыз балалар гына бирә, ә икенчедә гел малайлар гына туа.

Уңган ана – ул табар…
Уңган ана – ул табар…

 

Тирәбезгә яхшы кешеләр

Фәрзәнә Исмәгыйлева

Ходай Тәгалә бер гаиләгә, күпме генә теләсәләр дә, кыз балалар гына бирә, ә икенчедә гел малайлар гына туа. Кем генә булмасын, баланы тәрбияләп үстерү ата-анадан җаваплылык, сабырлык, акыл, уңганлык таләп итә. Шулганда гомер итүче Лифүзә Гафурҗан кызы һәм Оршат Ләбиб улы Кәрамовлар гаиләсендә исә дүрт егет үсеп буй җиткерә, акыл туплый.

Кечкенәдән комбайн ярдәмчесе булып әтиләренә булышып, кышларын кар көрәп, җәйләрен көтү көтеп, җил-яңгырларда чыланып, кояшларда караеп, утынын-печәнен хәзерләшергә булышып үсә алар. Әниләре утырткан чагу гөлләргә, әтиләре төзекләндергән саф чишмәнең агышына карап, матурлыкны, туган якны яратырга өйрәнә алар.

Ата-бабалардан калган чишмәне төзекләндерү өчен Оршат Кәрамов бик күп көч сала. Аскыннан махсус ташлар китертә, нефтьчеләрдән торба юнәтә. Су алыр өчен барлык уңайлыкларын да булдыра. Янында ял итәр өчен эскәмияләр ясап куя. Ә Лифүзә чишмәнең тирә ягында чәчәләр үстерә. Авылга төшкән яшь киленнәргә «Оршат чиишмәсе» янында «Су юлы» йоласын күрсәтәләр. Сусаганнар шифалы суыннан авыз итә, арыганнар аның агышын тыңлап, илһам ала. Шушы табигать күренешенә кушылып, хуҗаларның бакчасында бал кортлары гөжли. Тау кыегында урнашкан бакча-курада тормыш дәвам итә.

 Уллары да үсеп буйга җитә. Мәктәп елларында әти-әни йөзенә кызыллык китерми, спортны үз итеп, үзара тату булып үсә алар. 30 елга якын комбайнер булып хезмәт салган әтиләре белән ашлык сугалар. Бигрәк тә олы уллары Айдар әтисе янында булашырга ярата. Оршат Кәрәмов кышын «Крупская» хуҗалыгында эретеп ябыштыручы, язлы-көзле механизатор булып эшли. Намуслы, тырыш хезмәте өчен бик күп Почет грамоталарына ия булган уңган хезмәткәр ул.

«Гаиләдә дүрт бала, һәрберсенең үз холкы, үз таләбе, эчке дөньясы. Унөч ел Сәвия әни белән бергә яшәдек. Ишектә бик булмады, әни балаларны тәрбияләргә булышты. Гел караулы булдылар. Дәү әни, дип өзелеп тордылар. Айнур улыбызның бүген намазга басуында да аның өлеше бардыр. Мең рәхмәтлебез әти-әнигә», – ди Лифүзә.

Берничә ел инде ул Шулган мәктәбендә пешекче булып хезмәт сала. Иң яраткан шөгыле ашарга пешерү икән. Уллары да мактый-мактый ашыйлар. Әни кешегә тагын ни кирәк.

Унсигезләре тулу белән Кәрамовлар гаиләсендә үскән  егетләр армия сафларына китә. Айрат Хабаровскийда эчке гаскәрләрдә, Айдар Новосибирскийда разведчик булып хезмәт итә, сержант чины белән кайта. Айнур Приморский крайда һава гаскәрләрендә хезмәтен үти. Шушы көннәрдә исә төпчек уллары Рушанны да армия сафларына озатты Кәрамовлар. Ул исә артеллерист булачак.

Ил йомышы – олы йомыш, башкача мөмкин түгел. Ата-бабалары 25 ел хезмәт иткән, дәү әтиләре өчәр ел армия сафларында булып,  илебез тынычлыгын саклаган.  Абыйларының хезмәттә булуы да Рушан өчен зур үрнәк. Ватанны саклау – һәр ир-егетнең изге бурычы, дип хәер-фатихасын биреп озатты аны гаиләсе. «Нефтекама нефть техникумын тәмамлап, дипломын да алып тормый, дус егете белән бергә киттте,» – дип яшьле күзләрен сөртә Лифүзә ханым.

Азга китәме, күпкәме, беренчесеме, дүртенчесеме – ана өчен алар бар да бала гына. Илләр тыныч булып, исән сау әйләнеп кайтсыннар. Хуҗабикә белән әңгәмә корган сәгатьтә дә Лифүзәне телефоны тынып тормады, әле бер улы, әле икенчесе, киленнәре шалтыратып хәл сораша, Рушанны поезда озаттык, дип видеоязмаларын төшереп сала.

Кәрамовларның өч улы да,  өйләнеп,  балалар үстерә, алты оныклары үсеп килә. Җәй җитсә, дәү әнигә авылга, дип кенә торалар. Сагынмаслык та түгел, авыл һавасы, шифалы чишмә сулары, дәү әти хәстәрлеге, дәү әни назы үзенә тарта аларны. Шушы игелекләрдән, изгелекләрдән, табигатьне, туганнарны яратудан башлана инде туган илем, Ватаным, дигән төшенчә.

гә, күпме генә теләсәләр дә, кыз балалар гына бирә, ә икенчедә гел малайлар гына туа.

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас: