Барлык яңалыклар
Тирәбездә яхшы кешеләр
23 октябрь 2023, 15:11

Күңелләргә ак нур сипкәнсез – Сез иң гүзәл кеше икәнсез

Матрас тышларына басудан салам тутырып алып кайттык,

Күңелләргә ак нур сипкәнсез – Сез иң гүзәл кеше икәнсез
Күңелләргә ак нур сипкәнсез – Сез иң гүзәл кеше икәнсез

Тирәбездә яхшы кешеләр

Фәрзәнә ИСМӘГЫЙЛЕВА

Әдибә апа Гыймаева безне күптәнге танышлары кебек колач җәеп, ачык йөз белән каршы алды. Күрдем мәктәбендә 41 ел хезмәт салган, кызларга тиң төз гәүдәсе, елмайган күзләре, шаян сүзләре белән әле дә шул ук Әдибә апа.

Әдибә Шулган авылында Сәлимә Һәм Заретдин Гыймаевларның ишле гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. 1938 елның алтын көзе – әбиләр чуагында тугангамы, бик теремек, кечкенәдән җор сүзле булып үсә. Ашарга ризыгы, кияргә киеме юк заман. Өй тулы бала-чага, ашаганнары бәрәңге дә, ризыкка ярарлык үлән тамырлары. Җәен ялан аяк йөриләр, кышкылыкка әтиләре чабата ясап кидерә. Чабатага су кермәс өчен аның астына агачтан шакмак кыстырып, күтәрмәле чабата ясый.

Беренче сыйныфка Әдибә тугыз яшендә генә бара. Чөнки киеме юкка тиң. «Үземне белгәндә нибары бер күлмәгем бар иде. Аны да ничә ел кигәнмендер», – дип, искә ала ул балачагын. Әтисе фанердан ясап биргән сумканы да һич онытмый ул. Шулган мәктәбен тәмамлагач, урта белем алыр өчен Аксәет мәктәбенә бара Әдибә апа. Ике авыл арасы 25 чакрым җәяү барып кайтасы. Әтисез, әнисез ятимнәрнең күбесе укуларын ташлый. Әдибә апаның бәхетенә, атна үтеп кайтуга әтисе чабаталар үреп тора. 8нче сыйныфны тәмамлагач, комалак җыеп, тапшырып, бутый сатып ала ул. Юлда йөргәндә чабата кисә дә, мәктәптә бик кадерләп шул бутыен кия.

Язын «Әри» елгасы ярларыннан чыгып, юлларны су баса. Шул вакытларда укучылар билгә кадәр чишенеп су ерып йөриләр. Җиремҗи авылына җиткәндә генә коры киемнәрен киеп, өшемәс өчен кайтканчы йөгерәләр. Салкыннарга чыныккан яшьләр авырып ятмыйлар.

– Интернатта торып укыдык, матрас тышларына басудан салам тутырып алып кайттык, ятарга агач эскәмия, салкынча гына йорт. Ашарга чәй белән үзебез алып килгән ипи. Өйдән атнасына өч ипи биреп җибәрәләр. Әти миңа кайталмасаң, дип, бер сум акча бирә. Куедага барып, өч ипи (ул 30 тиен тора), калганына кәнфит алам. Төшке һәм кичке ашка сыек бәрәңге боткасы. Аны үзебез пешерергә булышабыз. Утын хәзерлибез, Әри елгасыннан су ташыйбыз. Мин әти-әниле, бәхетле бала булдым.

Безгә үз һөнәренә намус белән караган укытучылар белем бирде. Бик тырышып укыдык. Директорны «Сабиров абый» дип йөртә идек. Математиканы бик яратып укыдым, хыялым укытучы булу иде. Мәктәпне тәмамлаган яшьләрне колхозга эшкә көтеп торалар. Мин дә укырга китәргә белешмә сорап бардым. Колхоз рәисе Шәймөхәмәтов, миңа укытучылар кирәкми, агроном кирәк, дигәч, авыл хуҗалыгы институтына укырга кермәкче булган идем. Имтиханнарны тапшыралмый, кызлар белән малярга укырга язылдык.

Шулай итеп, Тәтешлегә паспорт алырга бардым. Анда Аксәеттә математика укытучысы Тәлгать абый Шакировны очрадым. Ул язмышыма борылыш ясады. Аңа гомерем буе рәхмәтлемен. Укытучы булу хыялымны белә иде. Хәлләремне сорашкач, ул мине район мәгариф бүлегенә алып керде. Йосып мәктәбенә математика укытучысы кирәк икән, шунда ук приказ яздырып алды һәм шул ук көнне «кәҗә» матаена утыртып Йосыпка илтеп куйды. Ә иртәгәсен – 1 сентябрь. Китап та юк, мәктәпкә киеп барырлык өс-баш та юк. Әмма күңелем күбәләктәй оча. Ветеран укытучы Батыргәрәй Дәүләтгәрәев, кешеләрдә китаплар бар ул, сораш, дип киңәш бирде. Кичен күлмәгемне юып, чистартып, иртәгәсен гәзит битенә төрелгән китабымны кыстырып, мәктәпкә киттем. Соңрак апаларым кайсы кофта, кайсы күлмәк, әнием пальтосын бирде. Бер атна чамасы вакыт үткәндер, минем кулымда бер кәгазь дә юк, ә укытучылар дәрескә нәрсәдер алып керәләр. Шуннан тагын Батыргәрәй абыйга эндәштем. Дәрескә план язарга кирәк икән бит. Усал, таләпчән булдым, минем дәрестә чебен очканы да ишетелер иде. «Азрак йомшаграк бул, син бит сугышка китәргә солдатлар хәзерләмисең», – ди иде завуч. Балалар да тәртипле булган, күрәсең.

Бер ел укыткач мине – Беләш мәктәбенә, ә икенче елга Күрдем мәктәбенә күчерделәр. Әле дә онытмыйм: Юрмиязбаштан бер бала яланаяк килә, аякларын бөкләп астына куеп җылыта. Андый укучылар берәү генә түгел иде. Белемгә тартылган балаларны салкыннар гына туктата алмаган, күрәсең. Авыл Советына, колхоз рәисенә барып, авыр хәлдә яшәгән гаиләләргә ярдәм сораган чакларым да булды. Күрдем мәктәбендә укучылар күп, яшь укытучылар килде. Лиза һәм Фәния Гатауллиналар якын дусларыма әйләнде.

Ә мине тагын Беләш мәктәбенә җибәрмәкчеләр. Барасым килми бит. Мин кияүгә чыктым, дим, күзне дә йоммый. Директор да, укытучылар да ышанды. Чын күңелдән котлыйлар. Алай булгач, монда каласың, диләр. Йөргән егетем белән өйләнешү турында уйлаган да юк иде, үзеннән-үзе килеп чыкты. Озакламый Заһит белән никахлашып та куйдык. 42 ел бианай белән яшәдем. Аның изгелекләрен, игелекләрен мәңге онытмыйм. Безнең заман укытучылары гел хәрәкәттә булды. Әле концерт куябыз, әле партҗыелыш, әле мәктәптә кичә, колхоз басуы, утын хәзерләү, чөгендер, бәрәңге алулар. Уйлап карасаң, өйгә сирәк кайтканбыз кебек.

Бервакыт күкрәк баласын әнигә калдырып, Әнгам Атнабаевның «Ул кайтты» спектаклен куярга Куедага киттек. ДТ тракторы чанасында бардык, анда ике көн йөреп кайтырга туры килде. Кайткач ишектән керергә куркып торам. Ишекне ачып күчтәнәчле кулымны суздым, кер килен, кер балам, ди бианам. Үзе ятимлектә үскән кеше иде. Биатам Ленинград блокадасында ачка үлгән. Бианам гомере буе аның соңгы хатын саклады. Анда «Икенче хатым килмәсә, ачтан үлгән булырмын, чолганышта калдык, бәхил булыгыз» дип язылган иде. Гомере буе иренә тугры булып, өч баланы тәрбияләп үстергән бианама хөрмәтем зур булды. Бер сүзгә дә килгән булмады. Тугыз айлык баланы аңа калдырып, читтән торып укырга кердем. Тыныч күңел белән укып бетердем. Заһит Әнәс улы белән дүрт балага гомер бирдек, югары белем алырга булыштык, – дип, гомер йомгагын сүтте Әдибә апа.

Кызлары Рәйлә почта бүлегендә эшләп, лаеклы ялга чыккан. Рәмиләсе әнисе һөнәрен үз итеп, 25 елдан ашу укытучы булып хезмәт сала. Уллары Илсур да авылда төпләнеп, гаилә корган. «Җиде оныгым бар, барысы да югары белем алды. Шуңа шатланам», – ди мәкалә героем. Бала югалту ачысы да урап үтмәде Әдибә апаны. Илшаты – күз нуры – авырып, күз алдында сүнде. Заһит абыйның ахирәткә күчүенә дә быел тугыз ел тулган. Авылда дөнья корган өч баласы да әниләренең хәлен белешеп, кулларыннан килгәнчә ярдәм итеп тора. Әдибә апа тәмле итеп ризыклар пешерә, матур гөлләр үстерә, бакчасын тәрбияли. Хезмәттәшләре белән туган көннәрен, һөнәри бәйрәмнәрне билгеләп, җәй җитсә, җиләк-җимешкә бергә йөреп, күңелле яшиләр. Тугры дуслар кирәк гомер итәргә, ди Әдибә Заретдин кызы. Җыелышып, яшь чакларны, мәктәп елларын искә төшереп алу – үзе бер гомер бит.

Укытучы баланы хәреф танырга, укырга-язарга гына өйрәтми, хезмәтне сөяргә, гаиләгә, туган илгә мәхәббәт тә тәрбияли. Әдибә Заретдин кызы белем биргән егет-кызлар арасыннан күпме күренекле шәхесләр чыккан. Араларында язучылар, меценатлар, фән докторлары, укытучы һөнәрен сайлаганнар бихисап. «Укучыларым белән горурланам, менә дигән итеп дөнья көтәләр. Мәктәпне тәмамлауларына ничә еллар үтсә дә, белем иленә алып кергән беренче укытучыларын онытмыйлар, хәл белешеп торалар», – ди Башкортстанның почетлы укытучысы.

Быел исә Әдибә Гыймаеваны мәктәпнең Почет тактасына куйганнар. Онытмыйлар, олылыйлар, хөрмәт итәләр. Шуның белән күңеле күтәрелә, яшәү дәрте арта, күңелләргә ак нур сипкән, изге күңелле укытучы, остаз Әдибә Гыймаеваның.

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас: