Барлык яңалыклар

Туган якның тарту көче

Нигә монда кайтырга булдыгыз соң?

Туган якның тарту көче.

 

Чит җирләрдә әллә нинди оҗмах түрләре көтсә дә, ата-бабаларның рухы, туган җирнең тарту көче яшь барган саен ныграк җанны айкап, тынгылык бирми. Бүген миңа шул хисләрне үз йөрәге аша үткәргән коллегам турында бәян итү бәхете тиде.

Әле дә яшь кызлардай җитез, сылу ханымның хезмәт юлын башлавына 50 ел тулып киткәненә ышанырлык та түгел.

– «Без биш бала үстек әнкәй белән,

Тик үсмәдек иркә, кочакта…» Җырдагы кебек. Без дә биш бала үстек. Әтиебез Әбүбәкер Күләмбәт улы һәм әниебез Әдибә Шиһап кызы авылыбызда гына түгел, бар тирә-якта олы ихтирам яулаган укытучылар иде. Әле булса, бик зур хөрмәт белән искә ала аларны белгән барчасы.

Укытучы гаиләсендә үсү ниндидер өстенлек түгел, безнең өчен олы җаваплылык иде. Без башкаларга үрнәкле, тыйнак, тәртипле, тәрбияле балалар, тырыш укучылар булырга тиеш идек. Башкалар кебек шаркылдап көлү дә зур тәртипсезлек санала иде безнең өчен. Киләчәккә һөнәр сайлау турында укытучы булудан башка сүз дә булырга мөмкин түгел иде. Чөнки әти белән әни, аларның тормышы, хезмәте безнең өчен үрнәк, алар безгә зур авторитет иде. 

Мин 7нче сыйныфны туган авылым – Бөре районы Яңа Яндыз мәктәбендә тәмамладым. 8нчегә әти белән әнием мине Бөрегә, 2нче санлы мәктәпкә илтеп урнаштырдылар, чөнки минем рус мәктәбендә укыйсым килгәнне алар яхшы белә иде. (Хәзерге вакытта анда БДУның технология факультеты урнашкан).

Мин мәктәбемне яраттым. Яхшы укыталар иде анда, – дип әңгәмәбезне башлап җибәрде педагог, Русия Федерациясе хезмәт ветераны Алсу Гарипова.

– Йөреп укуы бик авыр булгандыр, бала гына булгансыз бит?

– Әйе, юл йөрү бик мәшәкатьле иде. Авылдан Бөрегә кадәр 30 чакрым. Туңдырганчы Агыйдел буйлап катер белән йөри идек. Боз туңгач, җәяү йөрибез. Сөт ташучы трактор чанасында да барган чаклар була иде.

Мәктәптә укыганда физика, математика кебек фәннәрдән яхшы укысам да, химия, биология дәресләрен аеруча ярата идем. Бигрәк тә мине кеше организмының иң серле органы булган баш миенең эшчәнлеге кызыксындыра иде.

Унынчыны тәмамлаганда миңа 17 генә яшь иде. Әнием авырып китте. «Син яхшы укыдың, әниең сәламәтләнгәнче мәктәптә аның сәгатьләрен алып укыта алмассың микән», дип, үзем укып киткән туган авылым мәктәбе директоры үтенгәч, әти-әниемнәр белән киңәшләшеп, риза булдым. Хезмәт юлымны шулай иртә башлап җибәрергә туры килде. Шуңа эш стажым да күп җыелды минем.

Авыру әниемне дә тәрбияләргә кирәк. Йорт эшләре дә минем өстә иде. Әмма шуңа карамастан, югары уку йортына биология-химия факультетына укырга керергә әзерләнергә дә өлгерә идем. Хәрби-диңгез флотында өч ел хезмәт итеп кайткан абыем да укырга керергә минем белән бергә әзерләнде һәм, имтиханнар тапшырып, 1974 елда без икәүләп бергә Бөре дәүләт педагогия институты студентлары булып киттек. Абыем физика-математика факультетын сайлады.   

Әниебез ел ярым үлемечле авырудан җәфа чигеп, мәрхүм булды. Аңа бары 48 генә яшь иде. Газизебезне югалту бигрәк авыр булды, аны сөйләп кенә аңлатып бетерерлек түгел. …Ә гомер аккан су кебек үтә дә үтә икән. Абыем белән бергә җәйләрен студент төзелеш отрядларында катнашып, ил буйлап эшләп йөреп, гаиләбез кеременә яхшы гына акча да өсти идек. Биш ел шулай сизелми дә үтеп китте.

– Тәтешле якларына ничек килеп чыктыгыз?

– Булачак тормыш иптәшем Фирдәүс белән безне аның абыйсы таныштырды. Аның белән бер институтта, бер факультетта укып йөргәнбез икән. Ул югарырак курста укыган булган.

Ул чакларда махсус уку йортын тәмамлаганнарны юнәлеш буенча берничә ел эшләү таләбе белән һөнәре буенча кирәкле урынга эшкә җибәрәләр иде. Мине Гафури районының рус мәктәбенә химия фәнен укытырга җибәрделәр. Фирдәүс ул чакта Аксен авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, зоотехник-организатор һөнәре буенча Мәмәтәй сөт җитештерү фермасында бригадир булып эшләп йөри иде. Ул да минем янга, Моракка килеп эшкә башлады һәм без өйләнештек. Өлкән улыбыз Фирдус туды.

Һәр җирдә яхшы кешеләр очрый иде, без бик бәхетлебез моның белән. Шулай берчак күршебез белән сөйләшеп киттек. Ул Кырымдагы улы янына барып кайтырга җыена иде. «Андагы тормышны бик мактыйлар. Сез яшьсез, анда барып урнашыгыз», – диде ул безгә. Фирдәүс барып күреп кайтты, аңа анда бик ошады. Күп тә үтмәде, без Кырымга күченеп киттек. Симферопольдән 100 чакрым ераклыкта яшәдек. Мин мәктәпкә химия укытучысы булып эшкә урнаштым. Эшләгән урынымда дүрт фатирлы йорттан ике бүлмәле фатир бирделәр. Тормыш иптәшем Фирдәүс Идият улы «Штурм перекопа» миллионер-совхозында үз һөнәре буенча бригадирдан алып баш зоотехникка кадәр барлык вазифаларны үтте.

Соңыннан үз йортыбызны да булдырдык. Икенчегә кызыбыз Алина һәм төпчек улыбыз Альфред туды.

Бакчабыз тутырып төрле җимеш агачлары үстерергә яратты тормыш иптәшем. Персик, әфлисун, грецкий орех, виноград, слива, черешня һәм башкалар. Фирдәүс культуралы сортларны прививкалау белән дә шөгыльләнергә яратты. Бер алма агачында да биш төрле алма һәм груша үстереп, танышларыбызны аптырата иде.

Елына өчәр тапкыр яшелчә уңышы җыеп ала идек. Анда безнең тормышыбыз чыннан да бик иркен булды.

Күпчелеген рус, украин милләте вәкилләре тәшкил иткән күршеләребез, танышларыбыз белән анда да бик дус-тату яшәдек.

Өлкән улыбызны унберенче сыйныфка Югары Тәтешленең 1нче мәктәбенә укырга кайтардык. Фирдәүснең апасында яшәп торды. Ә 2001 елда, Фирдус БДУның философия һәм социология факультетында өченче курста укыганда, без дә гаиләбез белән Югары Тәтешлегә кайттык.

– Кырымда бик яхшы тормыш белән яшәгәнсез. Нигә монда кайтырга булдыгыз соң?

– Беләсезме, туган җирне, туган як һавасын сагыну шундый түзә алмаслык иде. Туганнар һәм якыннар, балачак, яшьлек, студент еллары һич хәтердән чыкмый. Барысы да үзенә тарта иде.

– Үкенмисезме?

– Юууук, – дип суза чибәрлеге һаман сүрелмәгән мөләем ханым. – Хаклы ялга чыкканчы балаларыбыз укыган 1нче мәктәптә 13 ел химия фәнен укыттым. Аннан соң БР Мәгарифне үстерү институтында 2013нче елда үземнең «Матдәләр. Аларның үзенчәлеге. Күренешләр» дип аталган авторлык программамны яклап, шуның ярдәмендә балалар иҗат үзәгендә хезмәтемне әлеге көндә дә дәвам итәм, – дип тыныч, йомшак кына итеп сөйли Мәгариф өлкәсендәге хезмәтләре өчен «Тәрбия һәм белем бирүдә Русия Федерациясенең Мактаулы хезмәткәре» исемен яулаган педагог Алсу Әбүбәкер кызы. – Өстәмә белем бирү өлкәсендә эшләүнең үз үзенчәлекләре бар. Монда шөгыльләнгән вакытта баланың интеллектуаль сәләтләре тизрәк шәйләнә. Кемне укыту-проект, тикшеренү эшләренә җәлеп итәргә мөмкин икәнен күрәсең. Балалар белән без экология-биология-медицина, химия-физика-астрономия һәм туган якны өйрәнү юнәлешләре буенча эш алып барабыз. Балалар үз карашларын якларга, тикшеренү эшчәнлеген алып барырга өйрәнәләр. Биредә шөгыльләнү аларга киләчәктә һөнәр сайлауда да ярдәм итә.

Алсу Абүбәкер кызы үзенең тәрбияләнүчеләрен төрле фәнни-тикшеренү конкурсларында, конференцияләрендә катнашырга әзерли. Аның җиңүчеләр, призерлар әзерләгәне өчен бирелгән сертификатлары бик күп.

Тынгысыз педагог төрле педагогик конкурсларда да катнаша һәм җиңүләр яулый. Барлык дипломнарын, грамоталарын, Рәхмәт хатларын монда санап та бетереп булмый. Әмма аның өчен иң зур уңышларының берсе – 2011 елда Сочи шәһәрендә укытучылар слетында «Бөтенрусия инновацион проектлар» конкурсында җиңүе.

Беренче карашка тыйнак кына ханым үзенең казанышлары белән нинди олы рухи көчкә ия булуын исбатлый. Аның профессиональ сәләте Кырымда ук Украина һәм Кырым Хөкүмәте тарафыннан лаеклы бәяләнә. Кырым Автономияле Республикасы тарафыннан 1986 елда бирелгән «Өлкән укытучы таныклыгы» һәм УССР Мәгариф Министрлыгының Мактау грамотасы моның ачык күрсәткече.

Алсу Әбүбәкер кызының фидакарь хезмәтен бихисап Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, дипломнар дәлилли. Барын да сөйләп тә бетәрлек түгел! 2008 һәм 2014 елларда ике тапкыр «Русия Федерациясенең иң яхшы укытучысы» конкурсында җиңүче булып, Грант һәм Почет грамотасына лаек булуын әйтми үтәргә һич мөмкин түгел. Бу конкурста бер тапкыр җиңү өчен генә дә күпме тырышлык таләп ителә!

Һәр хатын-кызның иң зур бурычы – яхшы ана булу. Алсу Әбүбәкер кызы бу бурычын да сүз тидертмәслек итеп үтәп яши. Ул өч балага гомер, матур тәрбия биреп, олы ихтирам яулаган ана да, дүрт оныгына яраткан нәнәй дә бүген!

Гомере буе укытучы һөнәренә тугры калып, бу изге һөнәрнең иң югары баскычында ышанычлы адымнар белән инде 50 ел атлап баручы бу искиткеч шәхескә сәламәтлек, уңышлар насыйп булсын.

 

 

Туган якның тарту көче
Туган якның тарту көче
Автор:Люция Шартдинова
Читайте нас: