Яугир аналары уллары кебек яуда сугышмасалар, окопларда ятмасалар да иң зур хөрмәткә лаек. Чөнки зур сынаулы елларда аларның уллары Ватан сагына басты, Туган ил алдындагы изге бурычларын намус белән үтиләр. Түбәндә шундый аналарның берсе турында бәян итмәкчемен.
Югары Тәтешледә яшәүче Альмира Иштирәкова көн саен улыннан хәбәр көтә. Зинфира Фәхертдин кызы һәм Юныс Касыйм улы Касыймовларның өлкән баласы әти-әнисенә ярдәмче, энесе Илшат, сеңелесе Алиягә кайгыртучан апа булып буй җиткерә. Югары Тәтешле 1нче мәктәбен тәмамлаган яшь кыз фотограф һөнәрен үзләштерә. Хезмәт юлын район көнкүреш хезмәт күрсәтү комбинатында башлый ул. Ике ел эшләгәннән соң, яшьлек дәрте аны Нефтекама шәһәренә алып килә. Монда ул бухгалтерлыкка укып чыга. Нефтекама фотофабрикасында фотограф, «Искож» заводында тегүче булып хезмәт сала Альмира Юныс кызы. Шәһәрдә булачак тормыш иптәше, Яңавыл районы Яңа Артавыл егете Илшат Иштирәков белән таныша. Яшьләр арасында мәхәббәт ялкыны кабына һәм алар 1987 елда гаилә кора. Тормышларына шатлык һәм куаныч өстәп бер-бер артлы уллары Ренат, кызлары Рузана туа.
Икесе дә авылда туып-үскән яшьләр шау-шулы шәһәр тормышын үз итми. Һәм Иштирәковлар Югары Тәтешлегә кайтып төпләнергә карар итә. Альмира ханым тагын фотограф һөнәре буенча хезмәт сала башлый. Ә 2002 елдан хаклы ялга чыкканчы үзәк район дәваханәсенең хирургия бүлегендә 15 ел операция санитаркасы булып эшли. Илшат Карл улы нефтьчеләргә урнаша. Соңрак исә балта остасы булып китә.
Иштирәковларның уллары Ренат 2нче санлы мәктәптә белем ала. Уфа политехник техникумында укып, автотехник һөнәренә ия була. Ул замандагы һәр егет кебек армиягә бару хыялы белән дә яна. Хәрби хезмәтне ул үзенең бурычы итеп саный. Армия хезмәтен ракета гаскәрләрендә үти Ренат. Аннан соң районыбыз оешмаларында тырыш хезмәт сала ул. Света Зөфәр кызы белән гаилә корып, өч кызлары – Ландыш, Азалия, Сабинага гомер бирәләр. Ләкин тормыш син дигәнчә генә бармый бит. Света белән Ренатның да тормыш юллары аерыла. Язмышы шулай язылгандыр: бер оныгын Альмира апа үзе тәрбияли.
Илебез зур сынаулар алдына баскач, чын патриот буларак, Ренат Илшат улы Ватаныбыз иминлеге сагына басарга карар итә. Ә чын патриотлык һәм үз бурычларын аңлау егеттә бала чагыннан ук, Бөек Ватан сугышында туган җирен саклаган бабалары үрнәгендә барлыкка килә.
–Мин киләчәктә туган җиремдә яшәргә телим. Бармый калсам, ничек итеп якташларымның күзенә карармын. Туган илем чакыра икән, бер сүзсез аны кабул итәм, – ди Ренат. Һәм 2023 елның ямьле май аенда махсус хәрби операция зонасына китә. «Башкир» позывнойлы якташыбыз укчы булып хезмәт итә. Күрсәткән батырлыклары өчен Жуков, Шәйморатов һәм Суворов медальләре белән бүләкләнә.
Кешене хыяллар, алга максатлар яшәтә. Тәтешленең курку белмәс егетенең дә махсус хәрби операциядән соң, туган ягына кайткач, тормышка ашырасы изге уй-ниятләре бар.
Альмира ханымга зур югалту кичерергә дә туры килә – узган елда тормыш иптәше Илшат абый бакыйлыкка күчә. 2024 елның сентябрь аенда ул «Хатын кызлар гвардиясе» сафларына кушыла, волонтерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнә, районның башка активистлары белән бергә фронтка ярдәм итә.
– Кеше арасында булу, файдалы һәм мөһим эш белән шөгыльләнү кайгыларымны кичерергә көч бирә. Яугирләр турында аналарча кайгыртып, кулыбыздан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз, – ди әңгәмәдәшем.
Хәзерге дөньяда ир-атның роле зур. Һәм бүген нәкъ менә алар дәүләт мәнфәгатьләре, тынычлык һәм илебез иминлеге сагында тора. Яугирләребез һичшиксез өйләренә исән-сау әйләнеп кайтачаклар. Чөнки аларны әниләре көтә. Ә ана догасы көчле – Аллаһка барып ирешә…
Сирена РӘХИМҖАНОВА