Барлык яңалыклар
Уңганнарны мактыйбыз
14 декабрь 2018, 15:25

Таң әтәчләре белән торып

Кышкы салкын иртә. «Дэмен» АПКсының Бәлҗүә сөтчелек фермасы терлекчеләре көндәлек хезмәт белән мәшгуль. Кичке эшкә кадәр савучылар өйләренә кайтып киткән, терлекчеләр мал ашата, бозау караучылар яшь терлеккә сөт эчерә, төзелеш эшләренә җәлеп ителгән ир-атлар станок артында эшли, кыскасы, һәркем үзенә йөкләтелгән хезмәт мәшәкатьләренә күмелгән.

Кышкы салкын иртә. «Дэмен» АПКсының Бәлҗүә сөтчелек фермасы терлекчеләре көндәлек хезмәт белән мәшгуль. Кичке эшкә кадәр савучылар өйләренә кайтып киткән, терлекчеләр мал ашата, бозау караучылар яшь терлеккә сөт эчерә, төзелеш эшләренә җәлеп ителгән ир-атлар станок артында эшли, кыскасы, һәркем үзенә йөкләтелгән хезмәт мәшәкатьләренә күмелгән.

Өченче ел ферманы җи­тәк­ләгән Вилис Минкаҗипов коллективында барлыгы 23 кеше хез­мәт куя. Сөтнең төп керем чыганагы икәнен аңлап эш итә алар. Биредә барлыгы 203 савым сыер исәпләнә. Мал азыгына кытлык кичермиләр. Савым сыерларга тәүлегенә дүрт-биш килограмм исәбеннән фураж, тие­шен­чә силос, печән бирелә. Патока, тоз, акбур да рационга кер­телгән.

Фермада күп эш кул көче белән башкарыла. Хез­мәт­лә­ренә җа­вап­лы караган тер­лек­че­ләр Руслан Николаев, Яңа Тә­теш­ле­дән килеп эшләүче Валерий Рәфыйков, Айдар Рәфыйков, универсаль хезмәткәр Генадей Садретдиновны ферма мөдире мактап сөйләп китте.

Ремонт эшләре кышын да туктатылмаган. Маллар көн­дезен тышка чыккан арада терлек торагы идәннәре алмаштырыла.

Бозау тәрбияләү – үтә дә җитди хезмәт. Лариса Николаева белән Галина Садриева зарлануны белми озак еллар инде шушы җаваплы эшне алып бара. Алар икесе дә тармакта яңа кеше түгел. Галина Садриева мәктәпне тәмамлау белән фермага эшкә килә. Баштагы елларда савучы була. Лариса Николаеваның да бозаулар тәрбияләнүенә ун елдан артык вакыт үтеп киткән.

– Бозауларны рацион буенча вакытында ашатабыз, асларын тазартабыз, шуңа күрә сау-сә­ла­мәт булып үсәләр. Бүгенге көндә безнең карамакта 42 бозау. Ясалма орлыкландыру эше максатлы алып барылганлыктан, сыерлар ел әйләнәсенә бозаулый. Яшь малның тәүлеклек артымы 600‑700 грамм тәшкил итә, – дип үз эшләре белән таныштырып китте алар. Сизелеп тора, мондый терлекчеләр булганда ферма мөдиренең күңеле тыныч.

– Коллектив булгач, четерек­ле чаклар да туа, фикерләр дә төрлеләнеп китә. Шулай да, соңгы елда ныклы команда тупланды, дип әйтә алам. Күптән түгел генә ферма бетә, ябыла, дигәндә, аны алып кала, яңадан эшне җайга сала алуыбызга сөенәбез. Гомумән, авылларда фермалар бетмәсен, аның халкына һәрвакыт хезмәт урыны булсын иде, – ди ферма мөдире Вилис Минкаҗипов.
Әлфия СӘЛИМГӘРӘЕВА.

Рүзилә МИРЗОЕВА фотолары.
Читайте нас: