Барлык яңалыклар
Уңганнарны мактыйбыз
25 декабрь 2018, 12:32

Алыштыргысызлар рәтендә

Алыштырмаслык кешеләр булмый, дисәләр дә, бар алар. Һәр өлкәдә бар. Киткән очракта аларны сагыналар, искә алалар, урыннарына килгән кешедән, алар белән чагыштырып, «көченнән килмәстәй»не таләп итәләр. Андыйлар үз эшен яратып, бар күңелен салып башкара.


Безнең коллективта мондыйлар күп булды, дисәм, алдашмам. Шу­лар­ның берсе – өлкән водитель Валерий Шәкртдинов. Безгә эшкә килгәндә аның иңнәрендә «Краснохолм нефть һәм газ чыгару» идарәсендә – дүрт, Тә­тешле МПМКсында 23 ел эш стажы бар иде.

Янгын сүндерү частендәге хез­мәт – үзенчәлекле. Кайвакыт яртышар ай тик торган көйсез техниканы бар көченә эшләтергә һәм, ватылса, минут та соңламый, ремонтларга кирәк. Монда инде күп нәрсә өлкән во­ди­тельгә бәйле. Гадәттә, аңа үз эшеннән тыш, техника буенча яр­дәм­че эшен дә үтәргә туры килә. Һәм барысын да ул җиренә җиткереп башкара. Яшь хезмәткәрләрне тәр­бияләү һәм өйрәтү турында да онытмый ул. Ә монда иң яхшысы – шәхси үрнәк.

Хезмәтенә күрә – хөрмәте. 20 де­кабрьдә Уфада Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 2018 елдагы эш нәтиҗәләренә йомгак ясалды, киләсе елга мәсьәләләр барланды. Иң яхшылар рәтендә 91нче янгын сүндерү частенең өлкән водителе Валерий Шәкртдинов та бар иде. БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы Артур Әхмәтханов күпьеллык намуслы хезмәте өчен аңа Башкортстан Рес­публикасы Почет грамотасы тапшырды.

Бар коллектив исеменнән Валерий Сәйфәт улын югары бүләк белән котлыйбыз!


Олег Миңнегалиев, 91нче янгын сүндерү часте начальнигы.
Читайте нас: