Барлык яңалыклар
Уңганнарны мактыйбыз
28 декабрь 2018, 18:41

Булганның бәрәкәтен арттырып

31 декабрь һәм гыйнвар башы күпләребез өчен ял көне. Тик терлекченең генә бу кадәр ял итәргә мөмкинлеге юк: сыерлар савылган, маллар тук, бозаулар эчерелгән, аслары тазартылган булырга тиеш. Юк, «Агро-Танып» АПКсы хезмәтчәннәре моңа һич кенә дә зарланмый. Көндәлек мәшәкатьләрдән ямь-тәм табып, булганының бәрәкәтен татып, киләчәккә өмет итеп яши алар.

31 декабрь һәм гыйнвар башы күпләребез өчен ял көне. Тик терлекченең генә бу кадәр ял итәргә мөмкинлеге юк: сыерлар савылган, маллар тук, бозаулар эчерелгән, аслары тазартылган булырга тиеш. Юк, «Агро-Танып»
АПКсы хезмәтчәннәре моңа һич кенә дә зарланмый. Көндәлек мәшәкатьләрдән ямь-тәм табып, булганының бәрәкәтен татып, киләчәккә өмет итеп яши алар.
Зур уңышларга ирешкән Кальмияр сөтчелек фермасында бары тырышлар, үз эшләренең осталары гына хезмәт итә. Шундый уңганнарның берсе – малларны ясалма орлыкландыру операторы Галина Фәрхетдинова. Аңа кадәр бу эшне җайга салган Надежда Гыйльманшинаны Галина Сәлим кызы үзенең остазы итеп күрә. Башта бу эшкә алынырга куркып торса да, инде ул тәвәккәл тотына. Махсус курсларда укып кайтып, даими үз өстендә эшләгәч, нәтиҗә дә көттерми. Бары ясалма орлыкландыру юлы белән генә үрчем алган ферма малчылык продукциясен дә мулдан җитештерә.
Бай тәҗрибәле, оештыру сәләте көчле булган Сергей Ханов җитәкләгән хуҗалык бүген алдынгылыкны бирми икән, бу, һичшиксез, коллективның бердәм тырышлыгы.
Әлфия Сәлимгәрәева.
Читайте нас: