Барлык яңалыклар
Уңганнарны мактыйбыз
28 декабрь 2018, 18:52

Күңел салып башкарсаң...

Бөтен һөнәрләр дә мөһим, бөтен һөнәрләр дә кирәк, дип юкка гына әйтелми. Һәр кешенең үзе сайлаган тормыш юлы һәм намус белән башкарган эше булырга тиеш. Сатучымы, савучымы яки башка бер һөнәр иясеме – анысы мөһим түгел.

Бөтен һөнәрләр дә мөһим, бөтен һөнәрләр дә кирәк, дип юкка гына әйтелми. Һәр кешенең үзе сайлаган тормыш юлы һәм намус белән башкарган эше булырга тиеш. Сатучымы, савучымы яки башка бер һөнәр иясеме –
анысы мөһим түгел.
30 ел гомерен торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтендә үткән Зәлия Фәтхлисламова өчен дә иң мөһиме – күңел салып башкарган эше. Аның хезмәте – җыештыручы. Урамнарның чисталыгын сак­лый ул. Җәй көннәрендә печән чабу, чишмәләрне тәрбияләп карау, буяу, агарту һәм башка бик күп эшләр башкара Зәлия. Кыш айларында мәшәкатьләр азрак булса да, тырыш кешегә җитәрлек. Зарланмый ул, үзенә кушканны җентекләп башкара, шуның өчен дә ел саен хуҗалыкның Почет грамоталарына лаек була.
Фәрзәнә Исмәгыйлева.
Читайте нас: