Барлык яңалыклар
Уңганнарны мактыйбыз
28 декабрь 2018, 18:47

Кабан елында туганнар

Гөлшат белән Илнур Шәрифҗановлар Иске Балтач авылында туып үскән. Кечкенәдән кулга кул тотынышып мәктәпкә йөргән, алдагы тормышларына бергә хыяллар корган. Ә аларның балачак хыялы – теш табибы булу.

Гөлшат белән Илнур Шәрифҗановлар Иске Балтач авылында туып үскән. Кечкенәдән кулга кул тотынышып мәктәпкә йөргән, алдагы тормышларына бергә хыяллар корган. Ә аларның балачак хыялы – теш табибы булу.
Мәктәпне тәмамлау белән шушы теләкләре аларны Башкорт дәүләт медицина уни­вер­си­тетының стоматология факультетына алып килә. Студент еллары сизелми дә артта кала. Кулларына диплом алган Гөл­шат Финат кызы белән Илнур Вә­сил улы җиләкләр пеш­кән ямьле июль аенда матур туй уздыра. Һәм «Земский доктор» дәүләт программасы ни­ге­зен­дә Шәрифҗановлар гаи­лә­се Тәтешле үзәк район дә­ва­ха­нә­сенә эшкә килә. «Тә­теш­лелеләр безне колач җәеп каршы алды, хезмәттәшләребез бер­дәм, ягымлы», – ди Гөлшат.
Илнур Вәсил улы читтән торып укуын дәвам итә, теш куючы һө­нә­рен дә үзләштерә. Гөлшат балалар теш табибы, сайлаган һөнәрен яратып башкара.
Алар икесе дә кабан елында дөньяга килгән. Ә бу елда туганнар тырыш һәм үз максатына ирешә торганнар. Яшь белгечләргә дә Яңа елда бәхет елмайсын, теләкләре кабул, барасы юллары ак һәм хәвефсез булсын.
Фәрзәнә Исмәгыйлева.
Читайте нас: