Барлык яңалыклар
Уңганнарны мактыйбыз
28 декабрь 2018, 18:34

Укытучы булып эшләми, укытучы булып яши

Аерым соклануга лаек туган тел һәм әдәбияты укытучылары. Алар иңенә никадәр зур бурыч йөкләтелгән: балаларда ана теленә карата кызыксыну уятып, аның бар матурлыгына, аһәңлегенә төшендерү. Телебез урыслашып барган заманда бу җиңелләрдән түгел. Менә шул бурычны Шулган мәктәбенең тел һәм әдәбият укытучысы Лениза Зыятдинова ышанычлы тормышка ашыра.

– Туган телгә сөю әниемнән килгәндер, – ди ул. – Бик күп ши­гырьләрне яттан белә иде. Сәх­нәләрдә чыгыш ясаганда аны таң калып тыңлаганнар. Ягымлы, әдәпле сөйләшүе белән аерылып тора иде.
Лениза Нәдимҗан кызы сүз­ләренә караганда, авыл мәк­тәп­ләрендә укучыларга дә­рес­ләрдән соң шө­гыль­лә­нер­гә тү­гә­рәк­ләр җитешеп бетми. Шу­ңа да ул аларны төрле конкурс, олимпиадаларга актив җә­леп итә.
Ә уңыш тырышларга елмаймый калмый. «Урал Батыр» эпосын яттан сөйләп һәм сәх­нә­ләш­тереп, агымдагы елда Бөр­җән районына кадәр барып җит­кәннәр. Казанда үткән яшь­ләр­нең төбәкара фәнни-тик­ше­ре­нү конференциясендә II дә­рә­җә дипломга лаек булганнар, «Күр­дем чиш­мә­ләре» бәй­ге­сен­нән да алар дипломсыз кайтмый. Район, республика кү­ләмен­дәге олимпиадаларда призлы урыннар алу алар өчен га­дә­ти кү­ренеш. Ә бу җиңүләр артында күпме эзләнүләр, китап укулар, йокысыз төннәр ята. Моны шул казанда кайнаучылар гына аңлыйдыр.
Зур бер гаиләне хәтерләткән мәк­тәбен Лениза Зыятдинова чын күңеленнән ярата, һәрбер укытучыга, укучыга хөрмәт белән бага. Алда озын каникуллар кө­тә. Тик ул укытучы өчен түгел: киләчәктә яңа­дан-яңа зур эшләр, яулыйсы үрләр көтә...
Әлфия Сәлимгәрәева.
Читайте нас: