Идрис Гыйләҗев, дигәндә күз алдына күпкырлы шәхес килеп баса. Без аны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы гына түгел, үсмерләрне зур җиңүләргә әзерләгән булдыклы тренер итеп тә беләбез.
«Башкортстан Республикасының иң яхшы тренеры» исемен йөрткән Идрис Әдиятулла улы һәм аның көрәшчеләре өчен 2018 ел да тик уңышлар алып килде. Билбаулы көрәш буенча безнең район командасы республикада икенче урынга лаек булды. Якташларыбыз Юнир Закиров һәм Илшат Зекрин Русия җыелма составына кертелде. Болай гына түгел, Илшат Борис улы «Русия спорт мастеры» исеменә лаек булды. Юнир Закиров, Руслан Шәйнуров, Рамил Бәдамшин, Артур Йосыпов, Алсу Шәймөхәмәтова халыкара, Русия һәм республика күләмендәге төрле бәйгеләрдә катнашып, яхшы күрсәткечләргә иреште. Руслан Шәйнуров һәм Алсу Шәймөхәмәтова «Русия спорт мастерына кандидат» исемен яуласа, Юнир Закиров һәм Булат Мөхәмәтдинов әлеге разрядны кабаттан исбатлау бәхетенә иреште. Өлкән иптәшләреннән яшь көрәшчеләребез дә калышмый – республика күләмендә уздырылган ирекле көрәш бәйгесендә алар 3нче урынга лаек булды, алты яшь көрәшчебез республика җыелма командасы составына кертелде.
Кешене сөендерәсең, зурлыйсың килсә, балаларын макта, дигән бик акыллы әйтем бар халыкта. Мәкаләбезне Идрис Гыйләҗев турында башлаган идек. Балаларыдай якын һәм кадерле булган тәрбияләнүчеләрен мактау – тренер өчен иң зур, иң югары бәя ул, чөнки бу уңышларның һәрберсенә аның йөрәк көче салынган. Бу шәхестә булган ныкышмалылык һәм максатка тугры булу тагын бик күп балаларны һәм үсмерләрне югары пьедесталларга алып менәр әле.