Барлык яңалыклар
Уңганнарны мактыйбыз
29 декабрь 2018, 11:32

Әнисе эзеннән

Кечкенәдән әнисенә ияреп кибеткә йөри ул. Аның үз эшен яратып башкарганын, кешеләргә булган мөнәсәбәтен күреп, үзе дә әнисенә охшарга тырыша, исәп төймәләренә басып, «сдача» саный. Ә инде 4нче сыйныфта укыганда уң кулына әйләнә. Берәр кайда барырга кирәксә, әнисе кечкенә кызын үзе урынына куеп тора.

«Кеше килсә, кат-кат санап, сораган әйберсен биреп җи­бәрәм. Хәтердән булдыралмагач, грамм­нарны дәфтәргә язып чутлый торган идем», – дип балачак ел­ларын хәтеренә ала Акбулатта яшәүче Ирина Сө­ләй­манова.
Балачакта күңеленә сеңеп калган хезмәт киләчәктә Ирина Фәнүс кы­зының төп һө­нәренә әйләнә. 26 ел гомерен сәүдә өл­кәсендә хезмәткә багышлаган әнисенең юлын сайлап, ул сатучылар курсын, Уфа кооператив техникумын тә­мамлый. Төрле елларда сатучы, товаровед, кассир була. Сәүдә өлкәсендә эш­ләвенә 35 ел үтеп тә киткән. «Балачакта әнием белән бергә эш­ләгән елларымны кушсаң, тагын да күбрәк булыр иде», – ди ул шаяру катыш. Намуслы хез­мәте өчен бирелгән югары бү­ләкләр арасында РФ Үзәк Сою­зының Почет грамотасы да
бар.
Бүген Акбулат авылында Ирина Фәнүс кызы хез­мәт­лән­дергән район кулланучылар җәм­гыятенә караган кибет барлык күрсәткечләр буенча да яхшылар рәтендә. Би­ре­дә көн­дәлек кирәк-яракның һәм­мәсен диярлек табарга була, заказлар, заявкалар белән эш алып барыла. Халык белән уртак тел табып эшләгәч, кибетнең ишеге ябылып торганы юк. Сатып алучыларның рәхмәт сүзләрен ишетү хезмәтемә иң зур бәя ул, – ди Ирина ханым.
Эльмира Гәрәйшина.
Читайте нас: