Барлык яңалыклар
Уңганнарны мактыйбыз
29 декабрь 2018, 11:46

«Өйләр җылы булсын!» – ди район газ хезмәтендә көч салучы Илдус Әхмәтов

Җылылык. Нинди матур, күңелгә ятышлы сүз ул. Күңел җылысы гына түгел, өйләребезнең, эшләгән урыннарыбызның җылы булуы да бик мөһим бит әле. Безнең яклардагы озын һәм салкын кышларны исәпкә алганда, бу аеруча әһәмиятле.

Җылылык. Нинди матур, күңелгә ятышлы сүз ул. Күңел җылысы гына түгел, өйләребезнең, эшләгән урыннарыбызның җылы булуы да бик мөһим бит әле. Безнең яклардагы озын һәм салкын кышларны исәпкә алганда,
бу аеруча әһәмиятле.
Эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштергән Югары Тәтешле еге­тенең бу оешмада эшләвенә унынчы ел киткән. Бу вакыт эчендә ничәмә-ничә йортка газ керткәннәр, кыска вакыт эчендә газ казаннарын кабызып, өзеклекләрне көйләп җи­бәр­гәннәр, авария очракларында ашыгыч ярдәм күрсәткәннәр. Бер бригадада хезмәт иткән коллегалары – слесарь Илнар Сә­бет­динов һәм шофер Илназ За­рифҗанов белән алар үз эш­ләренең осталарына әйләнгән.
Кыш дәвам итә. Җылыту сезонын бәла-казаларсыз, имин үткәрүгә, өйләребездә җылы­лык тәэмин итүгә тырышлык салган уңганнарның эшләре уң булсын.
Әлфия Сәлимгәрәева.
Читайте нас: