Ул югары белемле, бай тәҗрибә туплаган, туган ягын ташлап чыгып китмәгән, бар белемен, булмышын хуҗалыкның малчылык тармагына юнәлткән ир-ат. Янә бер елны йомгаклап яңасына аяк басканда, үткәннәргә нәтиҗә ясала, хаталар өстендә эшләнә, киләчәккә максатлар куела. Баш зоотехник белән әңгәмәбез дә шул хакта барды.
– Алмаз Фирусович, авыл хуҗалыгына бик тап килгән, арбаны – кыш, чананы җәй әзерлә, дигән акыллы сүзләрне терлекчеләр узган елда да онытмадымы?
– Юк, онытмады. Җәй башыннан ук фермаларда ремонт эшләре башланды. Кышлату чорына җитәрлек күләмдә мал азыгы тупланды.
Терлек каралган, чистартылган, җылытылган торакларга кайтты. Азбарлар җылы һәм азык мул булганда күңел тыныч.
– Бүгенге көндә зоотехникның ролен ничек бәяләр идегез?
– Үз эшең белән мактанып яки уфтанып утыру дөрес булмас. Зоотехник булу катлаулы һәм үтә җаваплы. Минемчә, күпкырлы булу мөһим. Кирәк икән, ветеринар табибны алаштырырлык бул, ясалма орлыкландыру эшенең бар нечкәлекләрен бел, шулай ук мал исәбен алып бару, отчет, документацияләр белән эш итү, терлекне асрау, тукландыруны контрольдә тоту – зоотехникның тәүге бурычлары.
– Сер түгел, кеше факторы, аеруча кышкы чорда, продукция җитештерүдә мөһим роль уйный?
– Бүгенге көндә хуҗалыкның малчылык тармагында барлыгы 85 кеше хезмәт куя. Алар тәрбиясендә ике мең баштан артык терлек, шуларның 550се савым сыерлар. Билгеле, җитештерелгән продукция күләме аларның эшләрен никадәр тырышып һәм намуслы башкаруына бәйле.
– Алмаз Фирусович, ә саннарга күз салсак?
– 2018 елда барлыгы 27 643 центнер сөт (узган елдагыга караганда 805 центнерга күбрәк), 2 015 центнер ит (2017 ел белән чагыштырганда 421 центнерга артык) җитештерелде. Бүгенге көндә тәүлегенә уртача 6 тонна сөт савыла. Бу күрсәткеч, әлбәттә, чик түгел. Аны арттырырга мөмкинлекләребез бар дип исәплим. Узган ел барлыгы 836 баш бозау алынды. Бу күрсәткеч тә аннан алдагы елга караганда 105 башка күбрәк.
– Бүген Сезне нинди проблемалар борчый?
– Кадрлар белән бәйле проблемалар. Эшче көчләрнең кимүе тармакта гына түгел, хуҗалык буенча күзәтелә. Бу бер бездә генә түгел, тоташ илебезне борчыган хәл. Хуҗалыкта белгечләр бар, ә гади эшчеләр җитешеп бетми. Яшьләр авыл хуҗалыгына эшкә килергә ашыкмый.
– Үз эшегез нәтиҗәләре белән канәгатьсезме?
– Әгәр дә кеше үз эшеннән кайчанда булса канәгатьлек тоя икән, ул тукталып кала, арытыбан үсәргә дәрт сүнә. Эшләгән кеше һәрчак ялгыша торгандыр, кимчелекләре дә буладыр. Шул хаталарны яшерми, вакытында хәл итәргә тырышабыз. Кулланылмаган резервлар да бар. Дөнья бер урында гына тормый. Яңа алымнар, яңача эшләү малчылык тармагына да кагыла. Башта үзең өйрән, аннан кешене өйрәт, дигән девиз белән яшәү дөрестер ул.