Район хуҗалыклары кышлатуны уңышлы гына дәвам итә. Әлеге чорда продукция җитештерүне киметмәү – терлекчеләрнең төп бурычы. Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, бүлекчә җитәкчеләре, зообелгечләр, һәрдаим хуҗалыкларда булып, кышлату торышы, терлек асрау технологиясенең үтәлешен тикшереп, киңәш-тәкъдимнәрен бирәләр. Бүгенге көндә район буенча бер сыерга тәүлегенә уртача 12 килограм сөт җитештерелә. Район күләмендә тәүлегенә 45 тонна сөт савып алалар. Терлекчеләр продукция җитештерүне арттыру юнәлешендә зур тырышлык куя. Бу уңышка «Уңыш» АПКсы да лаеклы өлеш кертә.
Иске Сикияз, Ялгызнарат сөтчелек, Башкибаш таналар үстерү фермаларын берләштергән хуҗалыкта кышлату чоры уңышлы дәвам итә. Бу баруда Башкибаш фермасы коллективы эшчәнлеге белән якыннан таныштык. Әллә кайдан чисталык һәм тәртип күзгә ташлана. Биредә таналар салкын ысул белән асрала. Барлыгы 220 баш исәпләнә. Көтү тулыландыру максатында, бүгенге көнгә шуларның 80 башы каплатылган. Терлекне салкын ысул белән үстерү малларның чисталыгын тәэмин итә, чыныктыра, сәламәтлеген ныгыта, электр энергиясен дә күпмедер янда калдырырга ярдәм итә. Әлеге системаның бер кимчелеге – кышкы чорда азык күбрәк кирәк. Ләкин бу хуҗалыкта мал азыгы белән байтак еллар инде бернинди проблемада юк: ферма ихаталары тупас азыклар белән тулы, фуражы да ирекле. Патока, акбур, тоз рационнан өзелгәне юк. Биоөстәмәләр, витаминнар даими алынып тора.
Коллективның уңган, тырыш булуы да сендерә. Унынчы ел инде ферманы яшь, энергияле Дмитрий Минелбаев җитәкли. Терлекчеләр Станислав Апуков, Ирек Манапов, Андрей Апуков, Салават Хәйбуллин, Виталий Изильянов һәм тегәрмәнче Ринат Байбатыров күмәк нәтиҗә өчен лаеклы өлеш кертә. Алар барлык башлангычларда да хуҗалык рәисенең ярдәмен тоялар, үзләренә йөкләнгән бурычларны кызыксынып һәм җиренә җиткереп башкарырга омтылалар. Бүген хуҗалыкта кем белән генә сөйләшеп китмә – әлеге уңышларның башында хуҗалык җитәкчесе Айрат Әхкәмовның таләпчәнлеге, тынгысызлыгы торуын билгелиләр.