Барлык яңалыклар
Уңганнарны мактыйбыз
17 гыйнвар 2019, 15:32

Бәхетен биредә тапкан

Кашкак сөтчелек фермасында хезмәт салган Гөлфирә Шәйхлисламованың хисапчы булып эшләвенә унҗиденче ел киткән.

Кашкак сөтчелек фермасында хезмәт салган Гөлфирә Шәйхлисламованың хисапчы булып эшләвенә унҗиденче ел киткән.
1993 елның шомырт чәчәк аткан сихри мизгелендә килен булып төшкән ул бу авылга. Тормыш иптәше Фәнис Идрис улы белән иңне-иңгә терәп тормыш алып барган алар, балалар үс­тергәннәр. Гөлфирә машиналар төзү техникумын тәмамлаган, аннары сатучылар курсында укыган. Кашкак фермасына хисапчы булып башлаганчы Яңавыл районы Тау авылында сатучы булып эшләгән, Фәнисе белән шунда танышкан да инде ул. Килен булып төшкәч, бригадир нинди эшкә әйтсә, тартынып тормый, барын да башкарган. Бәлки шуның өчен дә хисапчы эшен ышанып тапшырганнар аңа.
Фермада эш җиңелләрдән тү­гел, әлбәттә. Яңа туган бозаулар санын алып бару, мал азыгын контрольдә тоту, малларны үлчәп, аларның артымын тикшереп тору һәм башкалар, һәм башкалар. «Тәүлеклек артым 600 грамм булырга тиеш. Бу азык­ның төрлелеге һәм тук­лыклыгына карый. Бәләкәй бо­зау­ларның тиз артымына көн дә бирелгән фураж, бозау үс­те­рү­че­ләрнең үз эш­лә­ренә намуслы карашлары ярдәм итә», – ди Гөлфирә Рифкать кызы. Ме­нә шулай хез­мәт­тәш­ләре белән уртак тел табып, үзе­нә йөкләтелгәнне җиренә җит­кереп башкара Гөлфирә Шәйх­лисламова. Күрше Калтасы райо­ны­ның күп балалы гаи­лә­сен­дә туып үскән кыз бәхетен Кашкак авылында тапкан, дисәң, бик дөрес булыр.
Фәрзәнә Исмәгыйлева.
Читайте нас: