Барлык яңалыклар
Уңганнарны мактыйбыз
1 февраль 2019, 11:49

Эшенә ашкынып бара

Нәнәм, дигән сүз яраткан кешегә иркәләп дәшүне аңлата. Балалар бакчысында хезмәт салучы нянька вазыйфасы да шул ук мәгънәне аңлата сыман. Хәзер тәрбияченең кече ярдәмчесе дип аталсалар да, нәни балаларның әти-әниләре аларны яратып, барыбер «нянечка» дип йөретә.


Балалар бакчасында барысы 42 бала тәрбияләнә. Әлеге көн­дә Зинфира ханым төркемендә яшь ярымнан өч яшькәчә 20 бала исәпләнә. Иртә белән шау-гөр килеп нәниләр бакчага килә. Аларның һәрберсен якты йөз, назлы тел белән каршы алучы апалары тәмле ризыклар белән сыйлый, йокларга яткыра. Аның карамагында булган бүл­мәләр һәрвакыт чисталык, пөх­тәлек бе­лән җәлеп итеп тора. Шул ук вакытта сабыйларга игътибар күр­сә­теп, аларны яхшы гадәт, әдәп­кә өйрәтүче дә ул Зинфира Әҗ­мө­хәмәт кызы. Көн буе нә­ни­ләргә уңайлыклар тудырган апалары алар белән уйнарга да вакыт таба, ата-аналар белән уртак тел табып, алар белән киңәшләшеп эшли. Алар да биредә үткән мәдәни чараларда катнаша, кирәк икән, төр­ле эшләр башкарырга да тартынмыйлар. Яңа ел алдыннан бигрәк тә җанланып китә балалар бакчасы: кардан фигуралар ясау, бүлмәләрне би­зәү бе­лән көннәрнең узганы да си­зел­ми кала. Мәкалә героем хез­мәт­тәшләре арасында да хөр­мәт­кә лаек. Коллективта үзара яр­дәмләшү, сабыйларга булган ярату, җаваплылык хисе бер­ләш­терә аларны.

Берәүдән, бәхет нәрсә ул, дип сораганнар. Бәхет – иртән ашкынып эшкә бару һәм сагынып өйгә кайту, дип җаваплаган ул. Зинфира Шәйхуллина да шулай хезмәттә дә, гаиләдә дә бәхетле: ашкынып эшенә бара, сагынып гаиләсенә кайта.


Фәрзәнә Исмәгыйлева.
Читайте нас: