Барлык яңалыклар
Уңганнарны мактыйбыз
5 февраль 2019, 12:14

Яраткан эшең булса...

Гөлнара Йосыпова Бөре медицина училищесын тәмамлап Югары Тәтешлегә эшкә кайта һәм хезмәт юлын хирургия бүлегендә башлап җибәрә. Тормышлар тигез генә бармый, оптимизация чорында аны эштән кыскарталар һәм Гөлнара халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә исәпкә баса. Йөрәгендә кайнап торган дәрте исә аңа үз эшен башлап җибәрергә ярдәм итә.


Табибка караганда шәфкать туташы авыру янында күбрәк була. Аның хәлен белеп, яхшы яки начар якка үзгәрүен күзәтә, табиб язган уколларны ясый. Постта һәрвакыт уяулык таләп ителә. Гөлнара бүлек табибы Елена Солтанова һәм хез­мәт­тәш­ләре белән килешеп эшли. Яхшы эшләгәне өчен Башкортстан Республикасы Сәламәтлек сак­лау министрлыгының Почет грамотасы белән бү­ләкләнгән ул.

Әмма эштән соң матурлык тудыруны дәвам итә Гөлнара: кемгә керфек ныгыта, кемгә колак тишә, маникюр, педикюр ясый, кашларын матурлый. Хатын-кызлар аңа бу юнәлештә киңәш тә сорап мөрәҗәгать итә. Гөлнараның медицина хез­мәткәре булуы да аның клиентларында ышаныч тудыра. Чөнки бу хезмәт санитар нормаларны үтәүне, чисталык, пөхтәлек, төгәллек таләп итә. Ун ел дәвамында үзенең эшен камилләштереп, зур уңышларга ирешкән Гөлнара Йосыпова.

Хәер, бар яктан да уңган минем мәкаләм герое. Аук-Бүләк егете Динар Йосыпов белән кавышып, матур гомер кичерә уңган ханым. Гаиләдә бер кыз һәм ул туып үскән. Алар икесе дә югары белем алып, үзаллы тормышта яшиләр. Гөлнара белән Динар оныклары Искәндәрне тәрбияләргә булыша. Ул 2нче сыйныф укучысы. Бергә спорт белән шөгыльләнәләр, дәрес хәзерлиләр. Оныклары дәү әтисе, дәү әнисенең күңел юанычы. Өстәвенә, мал-туар да тоталар. «Анысына минем вакытым калмый, мал карау Динар өстендә», – ди Гөлнара.

Хәзер кеше үзен-үзе карый, халык мәдәниятле. Элеккегә караганда күпкә яшәрдек. Дәү­ләтебез дә шуңа карата пенсия яшен күтәрде шикелле. Узган ел алтын юбилеен билгеләп үткән Гөлнара ханымга да әле җиң сызганып эшлисе дә эшлисе. Сәламәтлегең, яраткан эшең булганда ник эшләмәскә?


Фәрзәнә Исмәгыйлева.
Читайте нас: