Барлык яңалыклар
Уңганнарны мактыйбыз
20 февраль 2019, 17:40

Йөрәк кушуы белән...

Әңгәмә барышында, сез бу һөнәргә ничек килдегез, дигән сорауга күпләр, гадәттә, әти-әнием яки шул-шул туганымның әлеге һөнәр иясе булуы этәргеч бирде, дип җаваплый. Ә әлеге мәкалә герое – үзәк район поликлиникасы өлкән шәфкать туташы Марина Хаҗиева медик һөнәренә фәкать йөрәге кушуы буенча килә.


Марина Григорий кызының бү­ген йөкләп барган вазыйфасы тагын да җаваплырак: өлкән шәф­кать туташы буларак, ул по­ли­клиниканың барлык шәф­кать туташлары эш­чән­леген кон­троль­дә тота. Һәр ка­би­нет­ның, көн­дезге стацио­нар­ның дарулар белән тәэмин ителешен тиешле дәрәҗәдә алып бару, исәптәге дарулар белән эш итү, исәпсез-сансыз отчетлар, диспансерлаштыру барышын күз уңында тоту һәм башкалар, һәм башкалар – үз хезмәте нечкәлекләрен ул бары тик үзе генә белә. Тик нинди генә четерекле мәсьә­лә килеп туганда да әлеге җа­вап­лы һөнәрне сайлавына үкен­ми Марина: һәр иртә эшенә йөрә­ге кушуы буенча канатланып

килә.

Сөекле тормыш иптәше Илүс Әсхәт улы белән корган нурлы дөньясы, терекөмештәй кызы Иринаның мәктәптәге, сәх­нә­дәге уңыш­лары бу бәхетле ханымны тагын да бәхетлерәк итә. Әйе, йөге­реп эшләп йөргән эше, хөр­мәт белән баккан хез­мәт­тәшлә­ре, ныклы ышаныч бел­дер­гән җи­тәк­челәре, йөрәк җы­лы­сына төргән якыннары булганда хез­мәте дә җимешле, кү­ңеле дә канатлы аның.


Миләүшә ГӘРӘЕВА.
Читайте нас: