Барлык яңалыклар
Уңганнарны мактыйбыз
9 апрель 2019, 17:53

Эшлегә көн җитми

Бала дөньяга килгәндә үк аның киләчәге, нинди һөнәр иясе булуы билгеле була, диләр. Кызылъяр авылында туып үскән Федор Сәхипов кече яшьтән үк әти-әнисе кебек һәр эшкә әвәс була.

Мал-туар, техника арасында чуалып үскән авыл егетенең кайсысы гына хезмәт сөйми соң?! Федор Фәйзелхан улы да мәктәпне тәмамлау белән терлекче булып эшли башлый. Бү­ген ул Кызылъяр сөтчелек фермасында оператор-моторист вазыйфасын башкара. Саву ап­паратларын кабыза, аларның тө­зеклеген тәэмин итә, котел да аның карамагында. Кыскасы, фермада эшнең көйле баруына Федор Сәхипов бик тә
җаваплы.
Тормыш иптәше Лира Васильевна да озак еллар сыер савучы булып эшли. Ирле-хатынлы бер коллективта хезмәт кую рәхәт тә, җаваплы да. Менә шулай еллар дәвамында бер-берсенә яр­дәмләшеп, ки­­ңәшләшеп дөнья көтә Сә­хи­повлар.
Кешене эштән бигрәк балалар бәхетле итә. Сәхиповлар белдерүенчә, гаиләдә бала күп булган саен бәхет тә шулкадәр арта. Лиана, Анжелика, Янис, Антон, Илья – әти-әниләренең биш шатлыгы. Биш балага бит әле белем-тәрбия бирергә, аларны олы тормыш юлына бастырырга кирәк. Ә бу аз көч таләп итми. Шуңа да Сәхиповлар терлек асрауны хуп күрә. «Эше күп булса да, өстәмә керем ул», – ди алар. Ә эш күп булсын ул. Сәламәт булып, күмәкләшеп бергә хезмәт кую һәм хәләл көчеңнең җимешләрен тату чиксез бәхет бүләк итә.
Әлфия СӘЛИМГӘРӘЕВА.
Автор фотосы.
Читайте нас: