Барлык яңалыклар

Ак халатта керсез күңел

Яңа гына дөньяга авыз салган сабыен беренче тапкыр кулына алганда, әнисе, шәфкать туташларына карап: «Кызыма да сезнең кебек ак халатлы изге һөнәр иясе булырга насыйп булсын иде», – дип тели. Ананың теләге Ходайның «Амин!» дигән чагына туры килгәндер – Фирдәвисә Суфиярова үзәк район дәваханәсенең югары категорияле, мактауга лаек шәфкать туташы.


Фирдәвисә Суфиярова Яңа Кайпан авылы кызы. Бөре медицина училищесында күңеленә хуш килгән һөнәрне үзләштергәннән соң, район дәваханәсенең хирургия бүлегендә шәфкать туташы булып башлый. Аңардан соң инде байтак еллар авыруларны кабул итү бүлегендә лаеклы хезмәт куя. Телефон шалтыратуларын кабул итү, аларны теркәп бару, авыруларга беренче ярдәм күрсәтү, документларны тутыру – аның тәүге бурычлары. Шәфкать туташы булып эшләү – җаваплы да, авыр да. Эш вакытында төрле холыклы кешеләр белән аралашырга туры килә. Әмма савыгырга ярдәм иткән авырулардан рәхмәт сүзләре ишетү барлык ару-борчылуларны юып ташлый. Алар юкка гына нәкъ менә, шәфкать туташы, дип аталмыйлар шул. Аларның күңелләре изге, уйлары шәфкатьле.

– Безнең Фирдәвисәбез бар якка да булдыклы: җырлый да, бии дә, чараларны оештыра, тәмле пешерә, ә иң мөһиме, ул үз урынында үз кеше. Һөнәре нечкәлекләренә төшенгән, кирәк чакта тәвәккәллек үрнәге күрсәткән, кеше күңеленә керә алган белгеч. Авыруларга игътибарлы булуы белән аерылып тора, – ди өлкән шәфкать туташы Гөлнара Мөхетдинова. Бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел, чөнки үз хезмәтенә бирелгәнлеге, аны чын күңелдән яратып башкаруы һәр хәрәкәтендә, һәр сүзендә чагыла.
Әлфия СӘЛИМГӘРӘЕВА.
Читайте нас: