Барлык яңалыклар

Тәмле теле дә дәва

Авыл фельдшеры зур җаваплылык сорый торган һөнәрләрнең берсе. Сер түгел, аларга күп вакыт педиатр да, хирург та, хәтта психолог та булырга туры килә. Әмма нинди генә белемле булсаң да, тәмле телле, ачык йөзле була алмыйсың икән, авыл халкының ихтирамын яулап булмаячак.

Ә менә Яңа Кайпан авылы фельдшеры Фәйрүзә Сәй­фие­ва­га бу сыйфатлар бәләкәй чагыннан бирелгән. Кечкенәдән ак халат турында хыялланып, кур­чаклар «дәвалап» үскән кыз бү­ген­ге хезмәтеннән тәм табып эшли.
– Кодаш мәктәбен тәмамлагач та, Чайковск медицина колледжына документларымны тапшырып кайттым. Укырга чакыру кәгазе алуым бик бәхетле көннәремнең берсе булды, – ди Фәйрүзә Фәнис кызы.
Укып кайткан яшь белгеч Яңа Кайпан фельдшер-акушерлык пунктына башта шәфкать туташы итеп җибәрелә. Берничә елдан, квалификация үстерү курсларында укып, фельдшер белгечлеген үзләштерә ул.
Менә 9нчы ел инде Фәйрүзә Яңа Кайпанда яшәүче 506 кешегә медицина ярдәме күр­сә­тә. Алар арасында йөкле хатын-кызлар, бер яшькә кадәрге балалар, өлкән яшьтәгеләр күп. Медпункттан кеше бервакытта да өзелеп тормый. Кан басымы уйнап интегүчеләр байтак. Мәктәптә әңгәмәләр, диспансеризация үткәрү, вакытында прививкалар эшләү – боларның барысы да авыл фельдшеры өстендә. Ә менә ФАП бинасындагы вак ремонт эшләрен башкаруда тормыш иптәше Рамил ярдәмгә килгән.
Соңгы елларда фельдшер-акушерлык пунктына ЭКГ аппараты һәм ноутбук кайтарылып, матди-техник база яңартыла башлаган. Якын киләчәктә аны Интернетка тоташтыру күзаллана.
Соңгы елларда Фәйрүзәнең үзәк район дәваханәсе, муниципаль район хакимиятенең рәхмәт хатлары белән бү­ләкләнүе дә аның хезмәтенә никадәр җаваплы каравын күрсәтә. Фәйрүзә Фәнис кызы бүген авыл халкының һәрберсе белән уртак тел табып, кеше хәстәрен үзенекедәй күреп эшли. Аның үзен дә бик яраталар, хөрмәт итәләр. Һәр авыруны шифалы кулы белән генә түгел, акыллы киңәше, тәмле сүзе белән дә дәваларга тырыша шул ул.
Читайте нас: