Барлык яңалыклар

замана таләпләре

Иске Кайпанда яшәүче Миләүшә һәм Илдар Сәйфегалиевлар заман белән бергә атлаучы алдынгы карашлы гаилә. Таныш-белешләр үз эшләрен ачкан вакытта, лаеклы ялга чыккан бу гаиләдә үз бизнесын булдырырга ниятли.

Тик нинди өлкәдә, дигән сорау туа. Мәскәү шәһәрендә яшәгән кызлары Гүзәл ярдәмгә килә, әйдәгез, район үзәгендә балалар өчен үзәк ачыйк, рәхәтләнеп уйнасыннар, дип тәкъдим итә ул. Сәйфегалиевлар җиң сызганып эшкә тотына. Кирәкле документлар җыя, аннан балаларны кабул итү өчен арендага бүлмә ала, тагын бик күп мәшәкатьләрне ерып чыга. 2017ел була бу. Шушы көннәрдән алып ике ел вакыт үтеп киткән. Бүген инде «Лимпопо» балалар клубы бик тә уңышлы эшләп килә. Баштарак үзәктән ерактарак булса, хәзер инде районның нәкъ үзәгендә урнашкан ул. Балалар белән шөгыльләнергә аның ишекләре иртәдән кичкә кадәр ачык. Рәхим ит, кибеткә барасыңмы, табибка язылдыңмы, балаңны куеп торыр урын бар. Бер сәгате – 150 сум, озаккарак калдырсаң – 200 сум, иртәнге сәгать 10.00 алып 19.00 га кадәр ялсыз эшли. Биредә 15кә якын уен төрләре булдырылган, малайлар күбрәге тимер юл, телевизор приставкаларына өстенлек бирсә, кызлар өчен курчак йорты уеннары булдырылган, спорт җиһазлары һәм бармак язылыр өчен ком уеннары, язу-сызу өчен такта, төсле акбур да бар. Һәрберсе баланың хәвефсезлеген кайгыртып эшләнгән махсус фирмалардан алынган җиһазлар. Балалар биредә уйнап кына утырмый. «Лимпопо» хуҗасы Миләүшә ханым төрле тәрбияви чаралар да үткәрә, ыргак һәм энә белән бәйләргә өйрәтергә дә осталыгы бар.
Ә күмәк туган көннәрне алар танылган церемониймейстер Илнара Гайнуллина белән берләшеп үткәрергә күнеккән. Монда күбек очыру, кагәзъ шоулары күрергә мөмкин. Анда нәниләр генә түгел, ата-аналар да теләп катнаша. Туган көннәргә балаларга өстәлне әти-әни әзерләсә, уеннарны Ильнасямбо (балалар аны яратып шулай атый) оештыра, Вероника Сюткина фотосессия үткәрә. «Лимпопо»ның кечкенә кибете дә бар, анда попкорн, туңдырма һәм балалар кием-салымы да сатып алырга мөмкин. Шулай ук төрле тантаналарга гелийлы шарлар сатып алырга мөмкинлек бар.
«Лимпопо» балаларга нәрсә бирә соң? Беренчедән, баланы ышанып калдырып торырга мөмкин, икенчедән, алар өчен төрле үсешкә йогынты ясаучы уеннар, яшьтәшләре белән аралашу, спортка уңай караш булдыру, дуслашырга өйрәнү, ял итү мөмкинчелеге бирә. «Идеялар күп, әлбәттә, аларны тормышка ашырыр өчен вакыт кирәк. «Кич утыру»,«Аулак өй», файдалы һәм кызыклы очрашулар үткәрергә исәплибез. Күпбалалы гаиләләргә ташлама, биш тапкыр килүчегә алтынчысы бушка, дигән акцияләр дә эшләп килә. Җәй айларында батутлар белән сабантуйларга, төрле спорт чараларында катнашырга тырышабыз. Каленьдар бәйрәмнәрен дә читтә калдырмый: ватанны саклаучылар көненә тәрбияви кичә оештырдык, балаларны яклау көнен зурлап үткәрдек. Социаль яклау бүлеге тарафыннан «Гаилә ялы »кичәсе үтте.
Күптән түгел БСТдан килеп «Эшлекле Башкортстан» тапшыруына төшергәннәр үзләрен.Ә район хакимияте тарфыннан кече эшкуарлыкны үстерү максатында субсидия бүленде. «Дәүләт ярдәмен тою – эшләргә дәрт бирә. Яңалыклар эзлибез. Йөрегән таш шомара, кул кушырып тик утыру юк, эшкуарлык шуны таләп итә», – ди «Лимпопо» хуҗабикәсе.
Заң башка, заман башка, элек күпбалалы гаиләләр күбрәк булып, олыраклары кечеләрен карарга булышса, бүгенге гаиләдә иң күбе өч бала һәм аларны үзләрен генә йортта калдыру хәвефле. Балалар каравлы булырга тиеш. Шушы таләпләрне искә алып ачылганда инде балалар клубы.. Кызыксынучылар өчен социальчелтәрләрдә «Лимпопо» балалар уен клубы белән якыннан танышырга мөмкин.
Фәрзәнә Исмәгыйлева
Читайте нас: