Барлык яңалыклар
Уңганнарны мактыйбыз
31 октябрь 2019, 13:51

Ай нурыдай балкып яши Айнур

Якташыбыз, үз өстендә күп эшләүче виртуоз курайчы,чын артист Айнур Кыямов әле яшь булына карамастан бик күп иҗади конкурслар, фестивальләрдә катнашып безнең районыбызның данын яклап, лаеклы урыннарга хуҗа булды. Мондый тырышканлык, сәнгатькә мәхәббәт аңа ата-бабаларыннан килә.

Югары үрләргә омтылып
Якташыбыз, үз өстендә күп эшләүче виртуоз курайчы,чын артист Айнур Кыямов әле яшь булына карамастан бик күп иҗади конкурслар, фестивальләрдә катнашып безнең районыбызның данын яклап, лаеклы урыннарга хуҗа булды. Мондый тырышканлык, сәнгатькә мәхәббәт аңа ата-бабаларыннан килә.
2002 елда Айнурның музыкага омтылышы аны район үзәгендә урнашкан музыка сәнгать мәктәбенә алып килә. Бәхетенә каршы, баян классында шөгыльләнгән чакта мәктәпкә осталык классы күрсәтергә Уфа шәһәреннән виртуоз курайчы Рөстәм Шәрипов килә.Ул бер атна буе егет-кызларны курай серләренә төшендерә. Биредә Айнур да шөгыльләнә һәм шушы очрашулар аның тормышына икенче бер юнәлеш бирә – курайчы булу теләген уята. Шул көннән алып Айнур Кыямов курайны кулыннан да төшерми. Өйрәнгәндә ничә курайны кимергәнмендер, дип көлә ул, әмма, егет сүзе бер була – үз теләгенә ирешә Айнур. Күптән түгел «Сәлам» тапшыруында аның башлангычы белән төшерелгән клип барыбызны да таңга калдырды. Үзебезнең районның күп милләтле халкын, аның уңганлыгын, мәдәниятен ачып, гөрләп торган хуҗалыкларны, матур табигатебезне милли йолаларны чагылдырган видеотасма күпләребезнең күңелләренә май булып ятты. Бу ниятен тормышка ашырырга аңа иптәше Гөлназ, көйгә оранжировка ясаучы якташыбыз музыкант Илфат Шәехов булышты. Һәр кешенең тормышында фәрештә кебек юл күрсәтеп баручылар очрый. Айнурның иҗат юлында да бүген рәхмәтләр укырлык остазлар, җитәкчеләр очрап тора. Беренчесе –кулына гармун тоттырып, аның кечкенә йөрәгенә ялкын салучы авылдашы Рәдис Мирхәйдәров һәм музыка мәктәбенә кабул итүче Фәтхулла Ханов булса, икенчесе – Венер Халиков була. Ул егетнең тырышлыгын күреп, аны гел концертларга чакыра. Үзе музыка училищесына илтеп урнаштыра. Анда инде оста курайчыларны күреп, Айнур үз алдына зур бурычлар куя. Алардан да остарак итеп уйнарга өйрәнергә, курайның асылына төшенергә дигән максат белән яна ул. Уфа сәнгать училищесында аны курайчы остаз Самат Кинҗәбаев курай серләренә төшендерә. Якташыбыз моның белән генә чикләнми, 2007 елда укуын уңышлы тәмамлап, З Исмагилов исемендәге сәнгать академиясендә белемен дәвам итә. Бервакытта да Венер Сабит улының: Айнур укуыңны тәмамлап син районга кайтасың, дигән сүзләрен истән чыгармый һәм 2012 елда туган җиренә әйләнеп кайта. Яшь белгеч музыка сәнгать мәктәбенең курай классында укыта башлый. Шул көннән алып үр артыннан үрләр яулый Айнур Кыямов.
Моңа кадәр шул кадәр тырыш музыкант күргәнем юк иде. Ул дүрт-биш сәгать үз өсендә эшли, курайдан тыш тальянда, кубызда, сыбызгы һәм башка уен коралларында уйнау серләренә төшенә. Беренче чиркангычны ул «Тәтешле энҗеләре» район конкурсында ала, курайда чыгыш ясап, 2нче урын яулый, 2006 елда Сибай шәһәрендә төбәкара курайчылар конкурсында 2нче урын, 2007елда Казанда Халыкара иҗат конкурсында катнашып дипломант булып кайта, 2011елда Октябрьск шәһәрендә Курай конкурсында дипломант була. Быел исә май аенда үткәрелгән Курай конкурсында балалар ансамбле белән чыгыш ясый. Курайчы егет уйнау осталыгы белән генә түгел, бәлки туган җиренә мәдһия җырлау белән дә жюрины таң калдыра. Октябрьск шәһәрендә чыгыш ясаганда әле ансамбльнең исеме булмый, ул сәхнәгә чыккач кына аңа исем куя. Данлыклы якташыбыз мәгърифәтче Гали Чокырый ыру агачларын барлап, ансамбльне «Ирәкте», дип атый. Жюри әгъзалары бердәм кабул итә. 15 төркем арасында 3дәрәҗә дипломга лаек була һәм укучылары белән БСТ каналы «Сәлам» тапшыруына чакыру ала. Өч укучысы белән тапшыруда катнаша.
Һәм менә «Башкортстанның иң матур авылы» конкурсы барышында шундый фәһемле клип төшереп, телевизион тапшыруда катнашуы икеләтә отышлы булды. Туган якның чагу табигате, күп милләтле халкы, төшерү идеясе аңа туй алып барганда башына килә. Анда төрле милләт кешеләре бердәм курай моңына биеп, аны клип төшерүгә дәртләндерә. Менә шулай йөрегән таш шомара. Айнур ирешелгәннәргә кинәнеп утыра торганнардан түгел. Егетләрен хәзердән үк конкурска әзерләп беренчелекне алу аның хыялы. Максатлары зурдан, әлегә башымда матур уйлар кайный, ди курайчы.
Фәрзәнә Исмәгыйлева.
Читайте нас: