Барлык яңалыклар
Уңганнарны мактыйбыз
7 ноябрь 2019, 16:45

Сәламәтлек артыннан – тоз мәгарәсенә

Әллә аны еракта дисезме? Юк, бу пещераны эзләп Каф тау артына барасы түгел, хәзер Югары Тәтешледә генә ул. Аны галокамера, тоз бүлмәсе дә диләр. Ул күпләргә таныш. Байтак чирләрдән дәва булган бу процедурага хәзер һәркем йөри ала. Әйдәгез, барысын да тәртипләп язып үтик.

Галокамера – бар җире тоз белән капланган бүлмә, анда тулысынча җир асты тоз пещерасы микроклиматы барлыкка килә. Ул оганизмга сәламәтлә­нү һәм профилактика эффекты бирә. Талгын музыка һәм тиешле яктылык астында организм тулысынча
ял итә.
Тоз бүлмәсендә булу – төрле яшьтәге кешеләр өчен файдалы һәм рәхәт процедура. Балаларга – иммунитет ныгыту, ОРВИг­а карата профилактика һәм дә­ва­ла­ну, аллергияне, сулыш органнары һәм дерматологик авыруларны дәвалау чаралары булып тора.
Өлкән яшьтәге ке­ше­ләргә йө­рәк-кан тамырлары, нерв сис­темасы авыруларын дәва­ларга булышлык итә. Шулай ук психологик киеренкелеккә, эндокрин системасына уңай тәэсир итә. Тә­мәке тартканнарга, зарарлы эш урыннарында хезмәт ит­кән­нәр­гә галокамера аеруча файдалы.
Тоз бүлмәсендә аллергеннардан һәм бактерияләрдән азат булган стериль һава. Гало­камераның файда биргән төп компоненты – коры аэрозоль, ягъни һавада таралган вак кына тоз кисәкчәләре.
Әмма әлеге процедура ярамаган очракларны да исәпкә алырга кирәк. Аларга чирнең кискен чоры, шикәр һәм йөрәк авыруларының авыр ста­дия­лә­ре, психик тайпылышлар, онкология, кан әйләнеше системасы авырулары, эренле, канлы яралар, язвалар керә. Алкоголизм һәм наркомания белән интек­кәннәргә дә киңәш ителми. Һәр очракта да башта табиб белән киңәшләшеп алу дөрес булыр.
Бу үзенчәлекле бүлмәнең хуҗабикәсе – Лариса Үлмәсова. Үз эшен ачкан ханым ни өчен бик күпләр кебек кибет булдыруга тукталмаган?
– Улыбызның тын юллары авырулары белән даими чир­лә­ве моңа этәргеч бирде. Икен­че­дән, кибетләр күп, халык хә­зер интернет аша да кирәк-яракларын сатып ала. Баштарак, әл­бәттә, шикләндерде. Әм­ма кешләргә сәламәт булырга ярдәм итү безне бәхетле итә, – ди Лариса Мөдәрис кызы.
«Русоль» тоз пещерасы про­це­дураларының хаклары кыйм­мәт түгел. Абонементлар каралган, алар тагын да отышлырак. Җиде яшькәчә балаларга керү бушлай.
Адресы: Югары Тәтешле, Ведерников урамы, 1 («Фаворит» сәүдә үзәге).
Эшләү вакыты: 10.00дан 20.22 сәгатькә кадәр.
Белешмә һәм алдан язылу өчен телефон: 8-927-086-77-24.
Әлфия СӘЛИМГӘРӘЕВА.
Читайте нас: