Барлык яңалыклар
Уңганнарны мактыйбыз
14 гыйнвар 2020, 15:35

Бәхетле ана, хөрмәтле укытучы

Гомерен укытучылык эшенә багышлаган Мәфүзә Мөстәкыйм кызының йорты һәркемгә ачык. Балалары, хезмәттәшләре, кайчандыр мәктәпне тәмамлаган укучылары сукмагына тузан төшерми. Киң күңелле, ачык йөзле Мәфүзә ханым барсын да көтеп ала, алар белән үткән яшьлегенә, бар сәләтен биреп укыткан хезмәт елларына әйләнеп кайта.

Мәфүзә Мәмәтәй авылында гомер итүче Тәслимә һәм хезмәт ветераны, Кызыл Байрак ордены кавалеры Мөстәкыйм Фәхриуллиннарның ишле гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Алма агачыннан ерак төшми, ди халык, Мәфүзә дә алты туганына хәстәрле апа булып, кечкенәдән тырыш, таләпчән хезмәт сөюче, белемгә тартылучы булып үсә. Урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлаганнан соң, ике уйламый, Бәләбәй педагогия училищесына юллана. Хезмәтен үзе укып канат ныгыткан Иске Кайпан мәктәбендә математика укытучысы булып башлый. Дәресләр алып бару белән генә чикләнми, үзе дә мәктәп тормышында актив катнаша. Училищеда алган гармун уйнау, рәсем төшерү кебек һөнәрләрнең дә кирәге чыга. Дәрестән соң үз фәне буенча факультатив алып бара. Әти-әни фатихасын алып, Иске Сикияз егете Валерик Зөбәеров белән гаилә учагы кабыза.


Бәхетле нигезгә килен булып төшә ул. Кайнатасы сугыш ветераны, Почет билгесе ордены кавалеры Кәбир Зөбәеров та укытучы, мәктәп директоры вазыйфасын үти. 45 ел гомерен балаларга багышлаган олы ихтирамга лаек кеше.


Мәфүзәнең тормыш иптәше Валерик нефть идарәлегендә баш энергетик хезмәтен башкара. Алар Краснокама районы Куян поселогына барып төпләнә. Мәхәббәтле, тату гаилә ике кыз, бер улга гомер биреп, аларны тәрбияләп үстереп, олы юлга озата. Балаларның укытучы һөнәренә тартылуы гаҗәп түгел, кечкенәдән дәү әти һәм әниләренең укытучы һөнәренә булган тугрылыгы аларның күңеленә орлык сала. 30 ел директор урынбасары булып эшләгән Мәфүзә Мөстәкыйм кызының күкрәген юкка гына «Русия Федерациясенең мәгариф отличнигы» билгесе бизәми бит. Аның хезмәтен бәяләгән Почет грамоталары да бихисап.


Өлкәннәр лаеклы ялга туктауга кызлары Гүзәл һәм Ирина укытучы һөнәрен дәвам итеп, башлангыч сыйныф укытучылары булып эшли башлыйлар. Әлеге көндә Гүзәл әнисенең эшен дәвам итә. Ә уллары Азат Уфа дәүләт нефть университетын, аннан соң аспирантура тәмамлый. Минерал-геология фәннәре кандидаты, геология кафедрасы доценты «Баш НИПИ нефть» җәмгыятендә эшли һәм Уфа дәүләт нефть университетында да укыта. Мәфүзә Мөстәкыйм кызының сеңелләре, энеләре, оныгы Индира да укытучы һөнәрен сайлаган. Әлеге көндә Индира Уфа шәһәрендә президент стипендияты булып укып йөри.


Әйе, Мәфүзә ханым белән Валерик ага балаларга төпле акыл, күңелләренә иман салып үстергән. Алар үз гаиләсенең тарихын, гореф-гадәтләрен белеп, кадерләп, шуны үз балаларына тапшыра һәм «Укытучы» дигән мактаулы исемгә тап төшерми, аны лаеклы дәвам итә. Аларның гаилә тарихы һәм хезмәт юлы Башкортстан Республикасының Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы тарафыннан чыгарылган «Хезмәт династияләре» китабында урын алган.


Фәрзәнә ИСМӘГЫЙЛЕВА.

Читайте нас: