Барлык яңалыклар
Уңганнарны мактыйбыз
14 гыйнвар 2020, 16:15

Осталыкка кушып күз нурларын

«Диләфрүз» хатын-кызлар клубына йөрүче ханымнарның барсы да оста куллы, дигән иделәр бер чак. Дөрес сүзләр икән. Менә без Аксәет авылында Инзилә Нәҗмеханова йортында. Өй түрен аның үз куллары белән булдырган мендәрләре, пледлары, урындык җәймәләре бизи. Ә төрле төстә үрелгән чәчәкләре күзнең явын алырлык.

– Әниебез кул эшенә бик оста иде. Өч кыз, ике малай үстек. Безне, кызларын, кызганыпмыдыр инде, күз нурыгызны түкмәгез, дип кул эшен тотуыбызны хупламый торган иде. Шулай да теләгебез көчле булгандыр, дөнья көтү серләренә бик иртә өйрәндек, – ди ул.
Инзилә Рәүф кызы бу авылга Борай районы Яңа Кизгән авыллыннан килен булып төшкән. Бирегә аны Башкорт аграр университетын тәмамлаганнан соң, тәгаенләү буенча җибәрәләр. Аксәет егете Әлзам Әгълам улына тормышка чыгып, ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Алмаз һәм Аяз икесе дә югары белемлеләр, алган һөнәрләре буенча тырышып эшләп йөргән көннәре.
Нәҗмехановлар гаиләсен авылдашлары уңган, булдыклы гаилә итеп белә. Заман сынауларының барсын да тырышлыклары аркасында лаеклы үткән алар. Инзилә ханым бер эштән дә куркмыйча, үзен төрле өлкәдә сынап караган. Баштарак агроном-орлыкчы, икътисадчы, аннары педагог белеме алып, балалар бакчасы мөдире булып эшли. «Алсу» коммерция кибетендә сатучы булып эшләп, хаклы ялга чыга. Тормыш иптәше дә төшеп калганнардан түгел. Әлзам Әгълам улының хезмәт юлы нефтьчеләр белән бәйле. Фермерлыкка юллар ачылгач, бу эштә дә үз көчләрен сынап караган бу гаилә. Тугыз ел дәвамында ун гектар җир эшкәртеп, бишәр сыер асрап, арткан продукцияне Куеда базарына илтеп сатканнар.
Күптән лаеклы ялда булса да, Инзилә ханым элеккечә актив тормыш белән яши. «Диләфрүз» клубы составында төрле конкурсларда, күргәзмәләрдә катнаша, мәчеткә йөреп, гарәпчә уку-язу серләрен өйрәнә. Бакчаларындагы җиләк-җимеш, тырыш хезмәт нәтиҗәсе булып, уңыш биреп сөендерә. Иртә яздан яшелчә, чәчәкләр үсентеләре әзерләп, базарга илтәләр яисә авылдашларына саталар, танышларына тараталар. Заманына күрә чарасы: пенсиягә аз булса да файда, ди алар.
Инзилә апа белән әңгәмәләшкәндә аның никадәр тормышны яратып, Ходайның биргәненә сөенеп яшәвенә инанасың. Матурлыкны күрә белү сәләтеннән тыш, аны эшсөючәнлек, кешеләргә изгелек итү кебек сыйфатлар бизи. Вакытны бушка уздырырга яратмый ул. Менә бүген дә аның һәр минуты алдан билгеләп куелган. Йорттагы көндәлек эш-мәшәкатьләреннән арынгач, бәйли башлаган шәлъяулыгын тәмамлап куясы бар. Район үзәгендә үтәчәк күргәзмәдә аның кул эшләре дә урын алачак бит.

Эльмира Гәрәйшина.
Читайте нас: