Барлык яңалыклар
Уңганнарны мактыйбыз
28 гыйнвар 2020, 12:18

Үзе тырыш, үзе тыйнак

Тыйнак, тәрбияле, акыллы бу кызны мин балачагыннан ук беләм. Беркемгә кычкырып эндәшмәс, авыр сүз әйтмәс Илзида мәктәптә тырышып укыды. Надежда һәм Илсур Бәдртдиновларның кызлары әнә шулай сабый чагыннан ук күркәм сыйфатларга ия булып үсте.

Авылда бар да уч төбендәге кебек күренеп, ишетелеп тора. Илзиданың Уфа дәүләт нефть техник университетында уңышлы укуын якташларымнан ишетеп белә идем. Быел Илзида 4нче курсны тәмамлаячак. Аның максаты – арытабан магистратураны төгәлләп, үз белгечлеге буенча эшкә урнашу. Әйе, бик тә кирәкле һөнәрне сайлаган ул. Илзида хезмәтне саклау һәм сәнәгать хәвефсезлеге буенча белгеч булачак. Очраклы гына сайланган һөнәр түгел. Илзида аның нечкәлекләрен аңлап, тиешле имтиханнарга ныклы әзерләнә.
Кызыл дипломга барган кыз агымдагы сессиясен ди тик«5»легә генә яба. Кышкы каникулларда туган ягы Чургылдыда гаиләсе янында булып, яңа көч, дәрт белән укырга юлланган.
Ялкау – сәбәбен, уңган мөмкинчелеген табар, ди. Илзида да төп укуыннан тыш фәнни-тикшеренү эшләре белән мавыга, төрле конференцияләрдә чыгышлар ясый, соңыннан алар хакында мәкаләләр яза. Болай гына да түгел әле, тырыш кыз өстәмә рәвештә инглиз теле курслары тәмамлаган.
– Өлгермим, дип ятсаң да була, җитешергә дә мөмкин. Уку, дип, үзеңнең сәламәтлегең, физик торышың хакында да онытырга ярамый. Югары курсларда физкультура дәресләре тукталгач, йөгерә башладым. Тән дә, җан да ял итә. Театр, концерт, операларга йөрергә дә тырышам. Иң мөһиме – булачак һөнәремне көннән-көн ныграк яратам, – ди Илзида.
Студент кайда да студент инде ул. Аларның барысын да яшьлек, самимилек, тырышлык, белемгә омтылу берләштерә. Бүгенге студентлар белем бирү йортларында гына кайнашып калмый, җәмгыять тормышында да бик актив. Өстәвенә, уку белән беррәттән акча да эшли беләләр. Илзиданы якты хыяллары алга дәшсен, максатына ышанычлы барсын.
Әлфия СӘЛИМГӘРӘЕВА.
Читайте нас: