Барлык яңалыклар

Җан җылысын кушып

Килен төшергәндә аңа, төшкән җиреңдә таш бул, дип теләк телиләр. Илеш кызы Рәмзия дә Күрдемнең бәрәкәтле җиренә асылташ булып төшкән.

Уңганлыгы, булганлыгы белән авыл­дашларының, хезмәттәшләренең ихтирамын яулаган ханым тормыш иптәше Ришат Валеевның туып-үскән авылында бәхетле гомер кичерә. Гаиләсендә уллар үстереп, икесенә дә югары белем алырга булышкан алар. Рәмзия үзе ике югары уку йорты тәмамлаган. Бөре педагогия институтында белем алып, хезмәт юлын Илеш мәктәбендә башлап җибәрә. Аннары язмыш таләбе буенча башлангыч класслар укытучысы белемен үзләштерә. Эшенә мөкиббән киткән Рәмзия Нәүфәл кызы балаларны яратуы белән сокландыра. Дәрестән тыш «Тылсымлы ыргак» түгәрәге алып бара ул. Укучыларының буш вакытларын фәһемле итеп үткәрүне оештырган педагог әти-әниләр белән аралашып, киңәшләшеп эшли. Чигү, ыргак белән бәйләнү балаларның бармак моторикасына бик файдалы. Эшләнмәләре белән укучылар төрле конкурсларда катнаша, призлы урыннар яулый.
Рәмзиягә кул эшләренә мәхәббәт кечкенә чагыннан килә. «Укытучым Римма Әхнәф кызына рәхмәтлемен. Балачактан өйрәнгән һөнәрем гомерлек булды. Күлмәк, кофталар, диван-креслоларга япмалар, гомумән, нәрсә бәйлисем килсә, шуны эшлим. Заказлар да кабул итәм. Мәктәп шау-шуыннан кайткач тынычлап бәйләм бәйләве шундый рәхәт, күңел ял итә-итә иҗат итә, – ди ул.
Рәмзия мәдәният йортында оештырылган «Йөзек кашы» түгәрәгенә бик теләп йөри. Оста куллы ханымнар йөрәк җылыларын кушып бәйләгән әйберләр барыбызны да сокландыра. Алар төрле күргәзмәләрне бизи. Хезмәт җимешләрен якыннарына бүләк итәргә ярата алар. Әйе, алтын куллы хатын-кызның күңел халәте кешеләргә изгелек эшләүдән гыйбәрат.
Фәрзәнә ИСМӘГЫЙЛЕВА.
Читайте нас: