Барлык яңалыклар

Күңелендә бәхет кояшы…

Ул бик эшлекле ханым. Аңа карап, бу кадәрлегә ничек өлгерә икән, дигән сорау туа, чөнки нинди генә чара булмасын, ул үзәктә: барысын оештыра, хәстәрли, югары дәрәҗәдә булсын өчен тырыша. Район мәдәният идарәсе начальнигы Әлфия Шәйнурова бар яңалыкның уртасында булган булдыклы да, чагу да хатын-кызларыбызның берсе шул.

Бүген аның кул астында 160тан артык хезмәткәр. Һәммәсенең күңеленә дөрес юл табып, уңай юнәлеш бирү, алай гына түгел эшне нәтиҗәсе булырлык итеп алып бару җиңелдән түгел. Әлфия Урал кызы исә шушы сәләткә ия – бүген тәтешлелеләр үз җирендә күләмле чаралар үткәрә, республика смотр-бәйгеләрен кабул итә, Башкортстан, ил күләмендәге иҗади конкурсларда катнашып, матур уңышлар яулый. Боларның никадәр җаваплы эш булуын уртасында кайнаганнар гына яхшы белә, әлбәттә. Шушы урында, һич икеләнми, районыбызның мәдәният өлкәсенә афәрин, диясе, киләчәк уңышлар телисе генә кала.
Монысы төп хезмәте. Ә бит әле Әлфия Урал кызы районның иҗтимагый тормышы активисты да. Район хатын-кызлар советы рәисе, республика башкортлары Корылтаеның район буенча рәисе булып тору, башка күп төрле эш-бурычлар да аз көч һәм тырышлык таләп итми. Тагын да шул ук сорау туа: бу кадәрлегә ничек җитешә микән? Әйе, ул өлгерә: хезмәтен сүз тидермәслек итеп алып барырга да, тормыш иптәшенә хәстәрлекле гомер юлдашы, курчактай кыз, батыр улына мөлаем әни булырга да, район хатын-кызлары өчен нәзакәтлелек, зәвыклык үрнәге булырга да өлгерә.
Менә бүген дә юлда ул – башкалада хәл итәсе мәсьәләләре күп. Юл буе аны яз кояшы озата килә. Күңелендә дә яз кояшы бит аның, бәхет кояшы!
Миләүшә ГӘРӘЕВА.
Читайте нас: