Барлык яңалыклар

Йөрәк кушуы буенча

Алтын... Исеме җисеменә туры килгән: кечкенә нәфис буйлы ул. Көтеп алган кызына, яратып, әтисе шундый исем куштырган. Казахстан якларында бик популяр була бу исем. Кыз кечкенә чагында гаилә Илмәткә күченеп кайта.

лтын үсмер чагыннан рәсем ясарга, ахирәтләренә чәч кисәргә ярата. Үсеп җиткәч, бу шөгыле тагын да ныграк кызыксындыра, ул инде авылдашларына да чәч кисү һәм буяу хезмәтләре күрсәтә башлый. Әмма киләчәктә, ни эшләптер, үзен полицейский формасында күз алдына китерә. Әтисе яклап туганнары арасында күбесе шушы һөнәрне үз иткән булгангадыр, күрәсең. Әлеге хыял аны Чайковск юридик колледжына алып килә. Тик күңел дигәнең бу һөнәр белән һич килешергә теләми: күбрәк иҗатка һәм матурлыкка тартыла. Табигатьтән бирелгән сәләт кайчан да бер үзенә юл яручан бит. Озак та үтми Алтын, парикмахерлык курсларын тәмамлап, Югары Тәтешледәге «Гөлсем» парикмахерскиена эшкә урнаша. Тәүге көннәрдән үк үзенең осталыгын күрсәтә ала. Бирегә килүенә унбер ел вакыт үтеп тә киткән. Шушы еллар эчендә Нефтекамада, Уфада үткәрелгән семинарларда, осталык-классларында катнашкан, квалификациясен даими үстергән Алтын инде «Мастер-универсал», «Мастер-колорист» кебек күп төрле сертификатлар иясе. – Эшебез кызыклы да, җитди дә. Мәсәлән, чәчне буяганда төрле төсләрне кушарга туры килә. Ялгыштыңмы, син теләгәне килеп чыкмаячак. Фантазиягә ия булу, кеше психологиясен белү, аралашу сәләте – барысы да таләп ителә. Безгә, гадәттә, алдан язылып киләләр. Алар арасында күпчелеге – даими клиентларыбыз, – ди ул. Кешеләргә матурлык өләшү эшенә тотынганына һич үкенми Алтын. Клиентларының канәгать йөзен күреп, үзенә дәрт һәм куаныч алып яши ул. Эльмира ГӘРӘЙШИНА.
Читайте нас: