Бүлкайпан авылы Советында тату, уңган, бәхетле гаиләләр бик күп. Нәкыя һәм Радмир Хәлимҗановлар гаиләсе – нәкъ шундый үрнәк гаиләләрнең берсе. Йосып авылының баһадир егете Радмир Биҗ авылы кызы Нәкыяне бер күрүдә ошата. Мәктәп елларындагы дуслык тора-бара егет белән кыз арасында саф мәхәббәткә әйләнә.
Кече яшьтән үк, укытучы булам, дигән Нәкыя Свердловск өлкәсе Красноуфимск шәһәренең педагогия училищесына укырга керә. Ә Радмир Күрдем урта мәктәбен тәмамлагач, Благовещен һөнәрчелек училищесында бухгалтерлыкка укый. Укуын тәмамлагач, Камчаткага хезмәткә алына. Армия сафларыннан кайткан егет Иске Кайпан урта мәктәбендә хезмәт юлын башлап җибәрә. Ә Нәкыя педагогия училищесын тәмамлап, Ялгызнарат, Бәдрәш мәктәпләрендә эшли. Тиздән бәхетле яшьләр кавыша. Яшь укытучылар гаиләсен Кашкак мәктәбенә эшкә җибәрәләр. Кашкак сигезьеллык мәктәбендә Радмир Ризван улы – математика, физика фәннәреннән, Нәкыя Наил кызы башлангыч сыйныфларда белем бирә. Кашкак мәктәбендә эшләгән дәвердә алар икесе дә читтән торып Бөре педагогия институтын тәмамлыйлар.
Тынгысыз мәктәп тормышы белән 7 ел вакыт сизелмичә узып та китә. Үзен сәләтле, тырыш педагог итеп күрсәткән Радмир Ризван улын 1982 елда Бүлкайпан урта мәктәбенә директор вазыйфасына тәгаенлиләр. Шулай итеп, язмыш җилләре Хәлимҗановларны Бүлкайпан авылына юллый. Һәм лаеклы ялга чыкканчы – дүрт дистә ел – алар бар көчен, булмышын шушы мәктәп тормышына багышлыйлар. Нәкыя Наил кызы балаларда бөек рус теленә, туган илгә мәхәббәт, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияли. Шулай ук төрле әдәби түгәрәкләр җитәкли. Һәрдаим белемләрен камилләштерү өстендә эшлиләр. Радмир Ризван улы шушы мәктәп белән җитәкчелек иткән чорда бик күп яхшы эшләр, үзгәрешләр тормышка ашырыла. 1993 елда 260 укучыга исәпләнгән ике катлы яңы мәктәп бинасы файдалануга тапшырыла, үрнәкле мәктәп бакчасы булдырыла. Ә иң мөһиме – туган илебезгә, җәмгыятькә төпле белемле укучылар тәрбиялиләр.
Нәкыя Наил кызы 25 ел дәвамында Бүлкайпан авыл Советы каршында оештырылган хатын-кызлар советына җитәкчелек итә. Районның, авылның мәдәни тормышы уртасында кайнап яшиләр. Радмир Ризван улы – баянда, Нәкыя Наил кызы мандолинада өздереп уйныйлар. Җыр-биюгә дә маһир булган талантлы бу пар гел сәхнә түрендә була.
Фидакарь хезмәтләре өчен алар икесе дә «Русия Федерациясенең халык мәгарифе отличныгы» дигән исемгә лаек була. Хезмәт ветераны исеменә, рәхмәт хатларына, бик күп почет грамоталарына, дипломларга ия алар.
Үрнәкле, тату гаиләдә чәчәктәй өч кыз үстерәләр. Өлкән кызлары Гөлчәчәк әнисе юлыннан китеп, Бөре дәүләт педагогия институтының филология факультетын тәмамлый. Әлеге вакытта Бүлкайпан авыл китапханәсендә уңышлы эшли. Тормыш иптәше белән өч ул тәрбиялиләр. Альбина да шул ук югары уку йортында белем ала. Бүген Бөре шәһәренең елга портында кадрлар бүлеге начальнигы булып эшли, ике бала тәрбиялиләр. Төпчек кызлары Элина Башкорт дәүләт университетын уңышлы тәмамлап, Казан шәһәрендә үз гаиләсе белән яши.
Әле дә Хәлимҗановлар тулы канлы тормыш көтә. Һаман да авылның мәдәни сулышына илһам өстәп, заман белән бергә атлап, авылдашларына ярдәмләшеп, кешеләргә изгелек өләшеп матур гомер итәләр. Бакча тутырып җиләк-җимеш, яшелчә үстерәләр, кош-корт, мал-туар асрыйлар. Шау чәчкәле ихаталары Хәлимҗановларның үзләре кебек үк тирә-якка ямь, нур бөрки.
– Тату, бердәм, дус гаиләң булу бик зур бәхет бит ул. Бер-берең өчен җаның-тәнең белән кайгырып торасың, уңышлар өчен бар күңелдән шатланасың, барлык эшләрне бергә башкарып, бергәләшеп ял итәсең. Көне буе арып эшләгәннән соң җылы өйгә керү үзе бер шатлык бит ул. Бары тик үз өеңдә, гаиләң белән бергә булганда гына рәхәтләнеп ял итеп була. Гаилә кадерен белгәндә генә бәхет ул. Тормышта рәхәт яшәү өчен бу бәхетне тоеп, сөенеп яшәргә кирәк, – ди Хәлимҗановлар.