Барлык яңалыклар

Максатын белә, үзенә ышана

Авылда шәхси эшкуар булып китү өчен кешегә тәү чиратта нәрсә кирәк? Тәвәккәллек һәм акча. Ерак 1997 елда үз эшен башлап җибәрә ул. Менә соңгысы башта булмаса да, тәвәккәллегенә таянып, бурычка батып, әкренләп аягына баса. Бүген булдыклы ир узаманының өч кибете, пилорамасы, улының сөренте җирләре бар. Сүзебез Югары Балтачтан әтиле-уллы Евгений һәм Антон Миңнеәхмәтовлар хакында.

Башкорт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, хуҗалыкта инженер буларак тәҗрибә туплау аңа үз эшен ачкач та ярдәм итә. Ивановка авылында урнашкан пилорама зур бер цехны хәтерләтә. Анда тау-тау өелгән утын, пычкы, төзелеш материаллары, заманча эшләнгән гараж һәм складлар. Аларда йөгереп эшләп йөргән эшчеләр. Әйткәндәй, Миңнеәхмәтовлар ел әйләнәсенә 20 кешене эш урыны белән тәэмин итә. Бу авыл җирендә бик яхшы күренеш. Ә ни өчен эшләмәскә?! Вакытында акча түләнсә, хезмәт шартлары тудырылса. Техника гына монда 20 берәмлеккә якын. Әнә, берничә ир-ат такталар өю белән мәшгуль булса, икенчеләре исә сиптергечне әзерлек сызыгына куя – тиздән басуларда химик утау башланачак.
Крестьян-фермер хуҗа­лыгы булдырган Антон Миңнеәхмәтовның җирләре күрше Аскын районында урнашкан. Анда игенчеләр бөртекле культуралар һәм печән чәчә. Ашлыкны һәм печәнне үз эшчеләре, халык өчен үстерәләр. Әлегә кадәр реализация буенча проблемалар булмаган. Сөт һәм ит юнәлешендә мал үрчетү әлегә ал хыял гына булып торса да, мондый булдыклы хуҗаларны күреп, озакламый, һичшиксез, теләкләренә ирешерләр дигән уйда калдык.
Түбән һәм Югары Балтачта, Ивановкадагы магазиннары белән күпчелек тормыш иптәше Любовь Ивановна җитәкчелек итә. Ә кибетләре киң ассортименты белән аерылып тора.
Нишлисең, дәүләтне тиргәп, сәкедә аяк бөкләп кенә утырып алга китеп булмый. Булдыклылар гына морадына ирешә.
Әлфия СӘЛИМГӘРӘЕВА.
Читайте нас: