– Ни өчен нәкъ бу һөнәрне сайларга булдың? – дип сорыйм аңардан.
– Минем укытучылык язмышыма үземнең остазларым зур йогынты ясады. Аларга соклануым, күпме матурлык, сафлык бөркелә бит бу бөек затлардан, дигән уйларым миңа бу һөнәргә юл күрсәтте дә инде, – ди Зинира Фирдәвис кызы.
Тормыш итәр өчен сөйгән ярын да ерак эзләми ул – бер авылда үсеп, бер мәктәп сукмагыннан атлап йөргән гади авыл егетенә тормышка чыга. Филарит Фидәрис улы күп еллар инде Себер тарафларында хезмәт куя. Башта Әрибаш һөнәрчелек училищесында укып, эретеп ябыштыручы, аннары Нефтекама колледжында бораулаучы һөнәрләрен үзләштергән. Алтын куллы, нәрсәгә тотынса, шуны булдыра, ди аның хакында авылдашлары. Зур тырышлык салып төзегән йортлары ук, бездә менә нинди уңганнар яши, дигән сыман.
Закирҗановларның мәхәббәт җимешләре – балалары да бер-бер артлы буй җиткереп килә. Өлкән кызлары Эльвина 9нчы сыйныфта тик «5» билгеләренә генә укый. Ел саен төрле фәннәр буенча район олимпиадаларында уңышлар яулый. Узган ел республика дәрәҗәсендә катнашып, татар теле һәм әдәбияты буенча бәйгедән призер булып кайткан. Эльзира – 6нчы, Фәнзил – 3нче сыйныфта укыйлар. Спорт белән шөгыльләнергә, рәсем төшерергә, китап укырга яраталар. Әти-әниләреннән күреп, ярдәмчел, эшсөяр булып үсәләр.
Әле кайчан гына гаилә корып, йорт салу мәшәкатьләре белән янып йөргән Закирҗановлар өчен янә бер сөенеп куйдым. Эшле һәм ашлы булып, тырышып дөнья көткән чаклары аларның.
– Тормыш нигезе – ул гаилә. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар – гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын, дисәң, бер-береңне яратып, хөрмәт итеп яшәргә кирәк. Бу яктан мин бик бәхетлемен. Укытучылык эше – авыр һәм җаваплы хезмәт. Мине аңлап, бар яклап та терәк булган гаиләмә зур рәхмәтлемен, – ди Зинира Фирдәвис кызы.