Кашкакта яшәүче яшь гаилә, чыннан да, мактауга лаек. Сылу белән Зинфир икесе дә ямьле Гәрә буенда туып-үскән. Яшьтән дуслашып, яратышып йөргән алар. Кызның әнисе, ә егетнең әтисе иртә дөнья куйган. Никах җитсә – көттермәс, ди халык. Зинфир дә булачак бабасы белән киңәшләшеп, Сылуның кулын сорарга бара. Кечкенәдән әтисе белән хезмәткә өйрәнеп үскән Зинфир Айрат улы менә дигән кияү була. Гаилә башлыгы Нефтекама һөнәрчелек училищесын тәмамлый. Сайлаган һөнәре буенча эш эзләп йөрми, туган хуҗалыгында тракторчы булып, кырларда җир сөрә, склад мөдире, учетчик, заправщик, төзүче булып та эшли. Авылда минем кул тимәгән эш юктыр ул, дип елмая үзе. Узган ел яшь, булдыклы Зинфир Фәрхетдиновны депутат итеп сайлаганнар. Шул ук вакытта аңа авыл старостасы бурычы да йөкләтелгән.
Сылу Бөре кооператив техникумын тәмамлый. Кияүгә чыккач, кайнанасы белән авылда сатучы булып эшли. Бүгенге көндә Сылу «Крупская» җәмгыятендә кадрлар бүлегендә хезмәт сала. Кашкактан шәхси автомобиле белән йөреп эшли.
Мәхәббәтле гаиләдә бер-бер артлы өч бала дөньяга килгән. Компьютерны биш бармагыдай белгән уллары Исламга унбер яшь. Алинага сигез тулган, ул җырларга, биергә ярата. Ике яшьлек кызлары Амелия балалар бакчасына йөри.
Булдыклы гаилә, ана капиталына яшьләр программасы ярдәмен кушып, барлык уңайлыклары булган зур якты йорт тергезгән. Җәйләрен бакчасын да үстерергә, печәнен, утынын да хәстәрләп куярга кирәк. Кышларын тынычрак, гаилә белән чаңгыда да йөрергә дә вакыт табыла, Зинфирга балык тотарга да форсат чыга. Мәдәни чараларда да катнаша Фәрхетдиновлар. Балалары белән Сылу үзе дә җырлый. Бәйрәмнәрне гаилә белән күркәм итеп каршылый алар. Тормышның ямен, тәмен табып, булганына шөкер итеп гомер итә Фәрхетдиновлар гаиләсе. Ә яшәгән җирләре шәһәрнекеннән ким түгел. Бергә һәм бердәм булганда авылда да яшәве рәхәт. Ходай туган җирдән аермасын, ди бәхетле пар.