Җиде балалы ишле гаиләдә туып-үсеп, бик иртә эш тәмен тоярга туры килә аңа. Әтиләре вафат булганда ул нибары 7нче сыйныфта гына укыган була. Әнисенең кул арасына бик иртә кереп, җәйләрен көтү көтә, комбайнер ярдәмчесе булып эшли. Армия сафларында хезмәтен тутыргач та, чит җирләрне сайламый. Аның бар гомере туган авылы белән бәйле. Фермада машина белән сыер саву операторы булып эшли ул. Механик булып эшләгән елларында да үзенә йөкләтелгән бурычны намус белән башкара.
«Малчылыкта кирәкле техника яисә җиһаз ватылса, иң беренче Рәис абыйга мөрәҗәгать итәбез. Ул беркайчан да аны игътибарсыз калдырмый. Без һәрвакыт аның ярдәменә таянабыз. Булсын, дип, бар күңелен салып эшли. Белмәгәне юк аның!» – диләр аның хакында.
Билгеле булуынча, «Крупская» җәмгыяте фермалары соңгы таләпләргә ярашлы җиһазланган. Биредә заманча механикалаштырылган ферма бүген генә сафка баскан кебек – андагы җиһазлар ялт итеп тора. Аларны төзек хәлдә тоту, вакытында көйләү – барысы да Рәис Нәсимҗан улының җаваплылыгында һәм ул моны тел-теш тидерми алып бара. «Крупская» җәмгыяте районда күп күрсәткечләр буенча алдынгы позициядә торуында да Рәис Рәхимҗановның өлеше гаять зур.