Барлык яңалыклар
Уңганнарны мактыйбыз
14 август 2020, 12:15

Мини-тракторны ничек сатып алырга?

Соңгы елларга кадәр күмәк хуҗа­лыклар канаты ас­тында яшәгән авыл­ларның күбесенең язмышлары хәзер фермерларга бәйле. Шуңа да крестьян ихаталары фермер хуҗалык­лары­ның көчле булуын те­ли. Икенчедән, алар шәх­си ихаталарга төр­ле ярдәм күрсә­түләре белән дә якын. Бер сүз белән әйткәндә, фермерлар шәхси секторда җитештерүнең артуына булышлык итә. Уртак проблемалар да бар. Шуларның иң мөһиме — авылда бәрәңге-яшелчә бакчаларын эшкәртүче мини-тракторлар җитешми. “Беларусь” белән җир сөреп бизнес эшләүчеләр аз түгел. Әмма бүген ындыр-бакча тапатып, авыр техниканы кертәсе килми.Имеш тә, Чиләбе заводларының берсе Башкортстанга мини-тракторлар белән ярдәм итә, дигән хәбәр ишеттек. Аларны сатып алу тәртибе ничек?Миңневәли Ахунов.Авыргазы районы.

Кече габаритлы тракторлар Чиләбе өлкәсенең Еманжелинск шәһәрендә урнашкан заводта җитештерелә. “Уралец” тракторы беренче чиратта фермер хуҗалык­лары һәм аграр бизнес белән шөгыльләнүче зур булмаган авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен уңайлы. Мондый тракторны сатып алырга теләүче фермерлар өчен федераль программа эшли һәм анда сатып алынган техника бәясенең бер өлешен дәүләт тарафыннан субсидияләү карала. Әйтергә кирәк, субсидия күләме төрле төбәкләрдә төрлечә һәм аның техника бәясенең 40-60 процентына кадәр тәшкил итүе мөмкин.
“Уралец” тракторлары Башкортстанда узган күргәзмәдә дә тәкъдим ителде. Завод бәясе 318 мең сумга җитсә, республикада аңа, субсидия күләмен исәпкә алып, 160 мең сумга кадәр ташламалы хакка алу мөмкинлеге бар. Ягъни фермерга әлеге мини-трактор 158 мең сумга төшәчәк.
Субсидия алу өчен нинди шартлар бар? Тулырак җавап республика Авыл хуҗалыгы министр­лыгының 2017 елның 16 июнендәге 254нче приказында бәян ителә. Аграр ведомстводан хәбәр итүләренчә, документ-приказ “Авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлары сатып алуга тотынылган чыгымнарның бер өлешен Башкортстан Республикасы бюджетыннан субсидияләү тәртибен раслау турында” дип атала.
Субсидия алучы фермер агымдагы финанс елында теркәлергә һәм әлеге дәүләт средствосын алганнан соң эшчәнлеген кимендә биш ел дәвам итәргә тиеш. Шулай ук, дәүләтнең ташламалы бәя белән ярдәмен алуга фермерның “Агро Стартап” проектында каралган күрсәткечләргә ирешүе дә шарт итеп куела.
Шуны да билгеләргә кирәк, “Агро Стартап” грантына шәхси хуҗалык башлыгы да ия була ала. Грант акчасы аңа авыл хуҗалыгы техникасы, йөк һәм махсуслашкан автомобиль транспорты, шулай ук, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү һәм эшкәртү җиһазлары сатып алуга бирелә.
Аграр ведомстводан хәбәр итүләренчә, Башкорт­станның Урал аръягы һәм төньяк-көнчыгыш районнарында яшәүчеләр өчен әлеге субсидия күләме 200 мең сумга да җитәргә мөмкин.
Гомумән, республикада авылда кече һәм урта бизнеска ярдәм итү, фермер хуҗалыкларында җитештерүне арттыруда булышлык итүче проектлар, программалар берничә. Аларда ничек катнашырга һәм моның өчен нинди документлар таләп ителүе турында тулырак мәгълүматны район хакимиятләре каршындагы, яисә урындагы авыл хуҗалыгы идарәләрендәге мәгълүмат-консультация үзәкләрендә дә алырга мөмкин. Кызыксындырган сорауларга, шулай ук, республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре дә җавап бирергә әзер. Элемтәгә керү өчен министр­лыкның рәсми сайтына керергә кирәк.
Читайте нас: