Барлык яңалыклар
Уңганнарны мактыйбыз
21 август 2020, 11:31

«Барсы да лимон үсентесеннән башланды»

Бакчада парлап эшләү нинди күңелле! Тик ир-егетләр бу эшкә кайчак ялындырып кына тотына. Ә менә Югары Тәтешледә яшәүче Айгөл Әхмәтҗанованың тормыш иптәше бакча үстерү белән бик тә теләп, күңел кушуы буенча шөгыльләнә.

Ирек Әнвәр улы Уфада туып-үскән. Бу вакытта аның әти-әнисе студент кына була әле. Тиздән гаилә Югары Тәтешлегә күченеп кайта. Биредә ул 2нче мәктәпне тәмамлап, армия сафларында хезмәт итеп кайта, Нефтекама нефть колледжында белем ала. Менә 25 ел инде ул район үзәге котельныен­да эшли.
Айгөл Әхмәтҗанова булачак тормыш иптәше белән туган авылында очраша. «Мин Нефтекамада туып-үскәнмен. Еш кына туганнарыма кунакка кайта идем. Йөрәккә бит боерып булмый», – ди Айгөл, елмаеп. Шулай шәһәр кызы һәм тыйнак кына эшчән егет мәңгелек яр булалар. Районда реабилитация филиалы ачылуның тәүге көннәреннән үк Айгөл Вәзир кызы логопед булып эшли. Быелгы ел башыннан ул филиалның директоры вазыйфасын йөкләп алган.
Тату гаиләдә Эльвина исемле кыз буй җиткергән. Максатына омтылучан кыз әлеге көндә БДУның Бөре филиалының 5нче курсында белем ала. «Югары уку йортын тәмамлауга өч дипломы булачак – башлангыч сыйныфлар һәм рәсем укытучысы, педагог-психолог һәм логопед. Әлеге көндә ул «Уфанет» компаниясендә хәбәрче булып та эшләп йөри. Укуын тәмамлагач, бу эшен арытабан да дәвам итәр, дип ышанабыз», – ди кызларының уңышларына сөенеп, бәхетле әти-әни.
Әйтеп китүебезчә, Ирек Әнвәр улы квартира шартларында цитруслы җимешләр үстерү белән шөгыльләнә. Барсы да экзотик бүләк – кечкенә ике лимон үсентесеннән башланып китә. Бу 15 ел элек була. Ирек цитрусларны ничек үстерү белән кызыксына башлый, бүген исә аның коллекциясендә 70тән артык сорт санала. Лимон гына түгел, алар арасында лаймнар, мандариннар, грейпфрутлар һәм башкалар бар. Ирекнең бу шөгыле турында республикада гына түгел, башка төбәкләрдә дә беләләр.
– Тәрбияләү җиңел түгел. Урынны экономияләү өчен һәр агачка берничә сорт прививкалана. Кышкы чорда ясалма яктылык куярга, һава дымлылыгын арттырырга туры килә. Киләчәктә лимонарий төзү хыялым бар. Кышкы көннәрдә кешеләр килеп чәчәк атып утыручы җимеш агачларын күреп, җәйне искә төшерерлек, яңа җимешләрдән авыз итәрлек урын булыр иде, – ди цитруслар үстерүче.
Ирекнең тормыш иптәше һәм кызы аның шөгылен хуплый гына. Гаилә башлыгы өйдә юкта җимеш агачларын тәрбияләү тулысынча алар карамагында. «Бер лимонны үстерү өчен күпме вакыт таләп ителә?» – дигән сорауга Ирек Әнвәр улы: «Ана үз баласын карынында күпме йөртсә, шул чаклы – хәтта тугыз айга кадәр!» – дип җавап бирде. Уйласаң, моның өчен вакыт кына түгел, белем, сабырлык, иң мөһиме – аларны ярату кирәк. Ә Ирек Әнвәр улында бу сыйфатлар җитәрлек. Теләк булганда, бар да була!
Гөлнара Закирҗанова.
Читайте нас: