Тәтешле хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
TelegramVK
Барлык яңалыклар
Уңганнарны мактыйбыз
1 сентябрь 2020, 16:11

Авыл хужалыгы техникасы хатын- кыз кулында

Бүздәк районында урып - җыю эшләрендә комбайнда хатын- кыз эшли. Ул Башкорт дәүләт аграр университеты студенты Алия Фәтхыева, быел төбәккә практикага килгән. Студент кыз тоннадан артык иген суккан да инде. Бу турада Республика Башлыгы Радий Хәбиров үзенең сәхифәсенә дә язып куйган.

Элек-электән авыл хуҗалыгында эшләгән хатын- кызның мотоцикл, трактор, йөк машинасын йөртүе табигый хәл. Аеруча сугыш елларында, апа-инәйләр трактор артына утырган. Әле исә хатын- кызларның барысы да үз техникасында. Тик комбайн йөртүчеләр барыбер дә сирәк күренеш.
Башкорт дәүләт аграр университетының студентлары традицион рәвештә ел да районнарга ярдәмгә килә. Чөнки авыл хужалыгында бу чор эшче көчләргә мохтаж. Шуңа күрә студентларның ярдәме һәр чак вакытлы. Яшьләрнең практика үтүе белән бергә, елның уңышлы килүенә карап, югары хезмәт хакы алу мөмкинлеге дә бар.
Аграрийлар билдәләүенчә, авыл хезмәтчәннәре өчен ел уңышлы килде. Иген сугуда Стәрлетамак, Көергәзе, Мәләвез, Авыргазы, Илеш районнары алда барса, югары уңышны Чакмагыш, Бәләбәй, Илеш, Бүздәк, Дәүләкән районнары үстергән.
Читайте нас: