Барлык яңалыклар
Уңганнарны мактыйбыз
4 сентябрь 2020, 17:07

Рөстәм Эльбруска барып җиткән

Блогер Рөстәм Нәбиев Инстаграмында тәүге тәэссоратлары белән уртаклашты.

Башта алар Чегет тавына күтәргечтә менгәннәр.

"Мин биеклектән куркам. Бу юлы да курыктым, ләкин әйләнә-тирәдәге хозурлык, кар ятмалары каплаган тау тезмәләре мине әсир итте. Мин алар янында булуыма чиксез шатландым. Шул вакыттан климатка яраклашу башланды. Беренче көнне үк пикка менәргә ярамый. Бу куркыныч. Акрынлап күтәрелергә кирәк, организм аннан нәрсә теләгәннәрен белсен өчен. Шуңа күрә без 3050 метр биеклеккә күтәрелдек, шушында төн чыгачакбыз.

Бу минем өчен тауга күтәрелүнең генә түгел, палаткада кунуның да тәүге тәҗрибәсе иде, шуңа күрә мин бала кебек шатландым. Кичке сәгать 5тә без зур булмаган лагерь оештырдык, аннары турист горелкасында аш пешердек. Күз алдыгызга китерегез: искиткеч манзара, исерткеч һава, шәп компания һәм башка беркем дә юк. Биеклекне яулаучылар турындагы кинодагы кебек.

Тауларда тиз караңгы төшә. Тиз салкынайта. Без моңа әзер идек, кышкы киемнәребез бар. Минем өчен махсус рәвештә йоклар өчен капчык тектеләр, шуңа күрә төнлә температура -5кә төшсә дә, мин җылыда йокладым.

Тынлыкның ни икәнен белү өчен Эльбруска килегез. Шәһәрдә без хәтта төнен дә машиналар тавышын ишетәбез, ә монда таудан агып төшкән инешләрнең челтерәвеннән башка тавыш юк. Һәм бу тынлыкта ул нык булып ишетелә..."
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/batyrlar-d-vere/R-st-m-Elbruska-barip-itk-n-440953/

Фото: dailystorm.ru

Читайте нас: