Барлык яңалыклар
Уңганнарны мактыйбыз
15 сентябрь 2020, 16:15

Данил Плужниковны хәтерлисезме?

Исегездә булса, 2016 елда мөмкинлекләре чикле булган егет «Голос» музыкаль тамашасының җиңүчесе булган иде.

Проектта аның остазы күренекле җырчы Дима Билан булган. Шушы проектта җиңүдән соң Данил Интернетта зур популярлык яулаган. Әлеге вакытта ул Мәскәүдә музыка училищесында укый.

«Голос» тамашасында катнашканнан соң Данил гастрольләрдә төрле чараларда һәм фестивальләрдә чыгыш ясый башлаган. Ә узган ел ахырында ул үзенең беренче «Пилигрим» дигән җырына клип та чыгарган. Анда Дима Билан һәм Зара артистлары төшкән.

Данил чыгышлар ясавын дәвам итә, әмма хәзер дуслары белән бергә. Барлык оештыру мәсьәләләре белән аның әнисе Ирина шөгыльләнә икән.

Фото: Рамблер.ру сайтыннан

Автор: Ример Насретдинов

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kultura/Danil-Plugnikovni-h-ll-re-nichek-455580/

Читайте нас: