Барлык яңалыклар
Уңганнарны мактыйбыз
22 сентябрь 2020, 13:55

Шиншиллалар бездә дә үсә

Шәхси бизнес чәчәк аткан заманда яшибез. Бизнесмен, дип әйтүе генә ансат. Эшкуарлык – ул булдыклылар шөгыле. Үз эшеңне булдырдыңмы, кул селтәп карыйсың икән, табышка өмет итәсе юк: көне-төне чабарга кирәк.

Берәүләр күпләп мал асраса, икенчеләр кибет ачса, өченчеләр тырнак-каш ясаса, Динара һәм Эльвир Фәмиевлар акча эшләүнең экзотик юлын тапкан – алар шиншилла үрчетә. Югары Тәтешледә гомер итүче бу булдыклы гаиләнең күпләр өчен ят шөгыле белән якыннан танышырга бардык.
Иң кыйммәтле туннар шиншилла тиресеннән икәнен беләбез, ә аларны тере килеш күргән юк иде. Кем белән сөйләшә икән, дисәм, хуҗабикә дуслары янынна сөйләшә-сөйләшә чыгып килә иде.
– Саумы, Динара, ни өчен шиншиллалар? Бу идея кемгә килде? Читтән караганда ят һәм кызык бизнесыгыз хакында сөйләп үтсәң иде.
– Заманы шуңа китте бит, күпләр үз эшен ача, нидер булдыра. Без дә бик озак уйланганнан, интернетта казынганнан соң, шиншиллалар үрчетергә карар иттек. Тормыш иптәшем Эльвирның идеясе булды бу. Русчалатып әйтсәк, риск зур иде. Гомумән, һәр бизнес зур тәвәккәллек сорыйдыр ул. Без дә таякның ике башлы булуын аңлап, шиншиллалар үрчетүче фермадан, үзебезнең Башкортстаннан, бик кыйммәт хакка 10 пар җәнлек алып кайттык. Сыер малы, кош-корт карарга беләбез. Ә шиншилланы ничек тәрбияләргә? Интернеттан мәгълүмат туплау гына аз булды. Башта берничә җәнлегебез үлде. Зур сумнарга сатып алган җан ияләрен чыгарып күмү авыр булды. Шуннан шиншилла үрчетүчеләрне эзләп таптык. Киң күңелле кешеләр булып чыкты, югыйсә, бизнес сере белән уртаклашырга күпләр омтылып бармый. Аларга бардык, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, ничек ашатырга, нинди шартларда асрарга кирәклеген аңлаттылар. Менә шулай, кыргый табигатьтә Көньяк Америкада гына яшәүче җәнлекләрне дус иттек, тәрбияләргә өйрәндек.
– Бераз мин дә укып белдем: алар тау башларын, чүлле, коры җирләрне үз итәләр. Шуңа тукланулары да үзенчәлекле.
– Әйе, азыкны Мәскәүдән кайтартабыз. Шулай ук юыныр өчен махсус ком сатып алабыз, алар суда юынмый. Болардан тыш, витаминнар күп кирәк. Карап торсаң, бик кызык, витаминнарны кулларына тотып, кытыр-кытыр кимерәләр. Чи азык катгый рәвештә бирергә ярамый. Күп итеп кишер, алма киптереп куябыз, агач кайрылары әзерлибез. Азыкны көн дә берүк вакытта, тәртип белән генә бирергә кирәк. Үзләренә күрә бик акыллылар: килеп кердемме, күзләрен капчыктан алмыйлар, ашау көтәләр.
– Башка кимерүчеләр кебек еш һәм күп балалыйлармы?
– Тәрбиягә карап. Бик еш димәс идем. Елына 2-3 тапкыр һәм ике-өч бәби булса, бик әйбәт. Һәр гаилә аерым читлектә яши. Аларны бутарга ярамый. Өч буынга кадәр шиншиллаларны бер-берсе белән кушмаска кирәк. Шуңа да төгәл исәп алып барабыз. Һәр җәнлекнең үз номеры, хәтта исеме дә бар.
– Асрау шартларының үзенчәлекләре нидә?
– Чисталык, корылык һәм җылылык. Оптималь температура 17-20 градус. Һаваның дымлылыгы да аз роль уйнамый.
– Һәм сез аларны?...
– Һәм без аларны тиешенчә үстереп, кайдан алганбыз, шунда ук тере килеш тапшырабыз.
Сөйләгәндә бар да ансат кына кебек. Ә эченә керсәң, аларны бәби урынына карарга кирәклегенә төшенәсең. Өстәп шуны да әйтергә кирәк: бер булганнан бар да була, Эльвир Әниф улы шиншиллалар белән генә чикләнмәгән, аның автосервисы да бар. Без аның агач эшләре остасы икәнен дә яхшы беләбез. Кышын ул эшләгән боз сыннары янында тукталып, сокланып китәбез.
Гаиләдә ике кыз һәм уллары зур ярдәмчеләре. Әти-әни үрнәгендә алар да чыныгып үсә. Мал җанлы төпчекләре Булат попугайлар белән ташбака да тота әле һәм моның белән генә чикләнергә исәбе юк.
Менә шулай, заман җиленә үз җилкәнен корып яши Фәмиевлар.
Әлфия СӘЛИМГӘРӘЕВА.
Автор фотосы.
Читайте нас: