Тәтешле хәбәрләре
-7 °С
Болытлы
TelegramVK
Барлык яңалыклар
Уңганнарны мактыйбыз
26 ноябрь 2020, 11:27

“Әни-эшкуар” конкурсында җиңүче билгеләнде

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты#нацпроектыБашкортостан

23 ноябрьдә Уфада хатын-кызлар эшкуарлыгына ярдәм итү буенча “Әни-эшкуар” федераль белем бирү программасы финалы узды.
Бизнес-проектлар конкурсында беренче урынны Альбина Мортазинаның “Бергә бәхетле” спорт гаилә клубы төзү проекты алды. “Amway” хәйрия фонды аңа проектны гамәлгә ашыру өчен 100 мең сум күләмендә грант бирде. Бу акчага җиңүче Уфа районының Миловка авылында кышкы шугалак өчен инвентарь сатып алырга планлаштыра.
Финал алдыннан эшкуарлык нигезләренә биш көнлек укыту булды. Катнашучылар сертификатланган бизнес-тренерларда продукт һәм маркетинг нигезләренә, финанс һәм салым белеме нечкәлекләренә өйрәнде, үз бизнес-планын булдыру өстендә эшләде һәм проектларны тәкъдим итү күнекмәләренә өйрәнде. Укулар “Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында Башкортстанның Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты һәм “Мой бизнес” үзәге тарафыннан үткәрелде.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/ni-eshkuar-konkursinda-i-che-bilgel-nde-560098/
Читайте нас: