Барлык яңалыклар
Уңганнарны мактыйбыз
2 декабрь 2020, 11:42

"Һәрвакыт алга барырга тырышам..."

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты#нацпроектыБашкортостан

Янавыл эшкуарлары "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә үз бизнесларын уңышлы үстерә.
Яшь эшкуар Денис Ворончихинның исеме күп кенә Янавыл халкына билгеле. Эшкуар металл-пластик тәрәзә конструкцияләрен әзерләү, сату, урнаштыру һәм гарантияле сервис хезмәте күрсәтү буенча барлык хезмәтләр спектрын башкара.
Аның даими сатып алучылары арасында торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре, муниципаль учреждениеләр, районның авыл хакимиятләре бар.
- Һәрвакыт алга барырга тырышам. Якын-тирә территорияләр: Пермь крае, Тәтешле районы белән дә эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштырдым, - дип сөйли Денис.
Районда шәхси торак күләменең артуы, муниципалитетның федераль һәм республика программаларын тормышка ашыруда катнашуы эшкуарның бизнесын уңышлы алып баруына ярдәм иткән.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/rvakit-alga-barirga-tirisham-566835/
Читайте нас: