Берничә ихата аша гына өйләрдә үскән кыз һәм егетләрнең күпмедер вакыт үткәч тормыш иптәшләре булып китү мисаллары аз мени? Икенчеләр исә үзләренең бәхет кошларын күрше авыллардан, башка районнардан, шәһәрләрдән, хәтта чит илләрдән алып кайта. Ләкин бу гына гаиләнең булачак тормышы өчен әллә ни зур роль уйнамый. Ир белән хатынның еллар дәвамында бер-берсенә ихтирамын, хөрмәтен саклап кала белүләре иң алгы планга чыга. Асаудыда гомер итүче Флүзә һәм Рәфкать Хаҗиевларга да хас бу – алар белән әңгәмәләшкәннән соң, шундый ныклы фикер туа.
– Бу авылга килен булып төшүемә 30 ел тулды. Кеше гомере өчен аз вакыт түгел бу, – дип башлады сүзен Флүзә ханым. – Мактана, дип уйламагыз, ирем бик тәртипле, сабыр холыклы, сүзләремә һәм сорауларыма һәрчак колак сала. Хуҗалыктагы бар эшләрне бергә киңәшләшеп аткарабыз. Ышанычлы тормыш юлдашы дип нәкъ аның кебекләр турында әйтәләрдер.
Корган тормышыбыздан канәгатьбез. Балаларыбыз да аякларына басып килә. Кызларыбыз Гөлназ һөм Гүзәл үзләренең икенче яртыларын табып, Яр Чаллы һәм Нефтекама шәһәрләрендә яшиләр. Улыбыз Илназ әле 9нчы сыйныфта укып йөри.
Флүзә Сәүкиязда Ира һөм Усман Фәрхуллиннар гаиләсендә өченче бала, ә Рәфкать Асаудыда Юәйрә һәм Хәмит Хаҗиевлар гаиләсендә төпчек малай булып дөньяга килә. Ике яклап та әти-әниләренең хезмәт юллары авыл хуҗалыгы белән бәйле.
Ә бит бу ике яшь йөрәк үзләренең булачак бәхетләрен әллә кайдан эзләп йөрмәгән. Асауды белән Сәүкияз арасы, кем әйтмешли, тау менеп, тау төшәсе генә. Егет белән кызга, озак та үтми, матур туй ясыйлар. «Тәүдә Рәфкатьнең төп йортында әти-әниләр белән бергә яшәдек. Аннары үзебез йорт бетереп чыктык. Әле дә шунда гомер итәбез», – ди Флүзә Усман кызы.
Чыннан да аның, корган тормышыбыздан канәгатьбез, дигән сүзләрендә дөреслек ярылып ята. Заманча төзелгән йортны, менә дигән каралты-кураны, тәрбияле балаларны күреп, хуҗаларның уңганлыгына ышанасың. Ә абзарлардагы маллар! Аларда ике сыер, өч тана, өч бозау бар, сарыклары да байтак. Өстәвенә, бал кортлары үрчетү белән шөгыльләнәләр. Ә бит бу кадәр малны асрау һич тә җиңел түгел. Хаҗиевлар исә мондый көндәлек режимга күптән күнеккән инде.
Шул ук вакытта алар хөкүмәт эшенә дә өлгерә. Флүзә әле район кулланучылар җәмгыяте магазинында сатучы. Авылдагы бердәнбер сәүдә ноктасында хезмәт күрсәтүне тиешле дәрәҗәдә тоту өчен бар тәҗрибәсен сала, вакытын кызганмый ул. Әйткәндәй, мондагы стажы ике дистә елны уза. Тормыш иптәше әлеге вакытта үзәк район дәваханәсендә төрле хуҗалык эшләре башкара. Моңа кадәр урман хуҗалыгында эретеп ябыштыручы булып та хезмәт салган.
Менә шулай, туган авылларының якынлыгы Хаҗиевларны да бер-берсенә якынлаштырган, аннары кавыштырган. Ә бу кавышуның дәвамы – аларның бәхетле, тыныч, җитеш тормышларында.