Барлык яңалыклар
Уңганнарны мактыйбыз
8 декабрь 2020, 12:21

Үзебезнең гаилә кебек

#будниаграриевФерма. Бер дә җиңел эш урыны түгел ул – иртә белән уян да маллар янына йөгер. Ярый әле ул артык ерак булмаса. Язгы-көзге пычраклар, кышкы кар-бураннар кемгә генә авырлык тудырмый. Юлсызлыктан да проблемаларны аз кичермибез.


Бу уңайдан көн саен иртә белән фермага юлланганнар уңганлыгына, тырышлыгына сокланасы гына кала, чөнки алар өчен җәе-кышы да, язы-көзе дә, көннең сәгате-минуты да юк. Алар өчен табигатьнең һәр мизгеле – урак өсте.
Монда шунсы да бар: гаилә белән менә шулай хезмәт салучылар да җитәрлек икән. Әмиров АПКсының Артавыл фермасына баргач, моңа янә бер тапкыр ышандык.
– Тормышта гына түгел, эштә дә бер-береңнең таянычын тою бик мөһим. Ярты сүздән барсын аңлыйсың кебек. Безнең егет-кызларга мондый сыйфатлар тумыштан бирелгәндер, мөгаен. Кемне генә алма – мактыйсы гына килеп тора, – ди ферма мөдире Газинур Гәрәев. – Нәрсә генә кушсаң да, йөгереп торалар, җаваплылыкны бер-береңә аудару кебек начар гадәт алар өчен бөтенләй ят нәрсә.
Әлеге вакытта нигездә таналар үстерү һәм тәрбияләүгә махсуслашкан бу коллективта биш гаилә әгъзалары хезмәт куя. Аларны исемләп үтү урынлы булыр. Ферма җитәк­чесе Дания һәм Рөстәм Сәлим­җановлар, Гөлсәрия һәм Галихан Хәйдәршиннар, Фируза һәм Олег Гәрәевлар, Айгөл һәм Альберт Миңнеголовлар, Зилә һәм Илдар Хөснуллиннарны аерым җылылык белән телгә ала. «Ярый әле алар бар, андыйларсыз уңга да, сулга да атлап булмый. Рәхмәт тырышлыкларына», – дип дәвам итә ул.
Әйе, ышана җитәкче үз хезмәттәшләренә. Ә төптән уйласаң, тормышта нәкъ шундый ышаныч алга алып бара да инде.
Ферманың ирешелгән кай­бер күрсәткечләренә дә күз салып алыйк. Бүген биредә 650 баш тана асрала. Җәйге айларда аларның саны сигез йөзгә якынлашкан. Уртача көнлек артым 600 граммны уза. Малларны тиешле дәрәҗәгә җиткерүгә коллективның һәр әгъзасының көче, тәҗрибәсе, тырышлыгы кергән.
Әле кышлату вахтасының башы гына. Җаваплы чор ничек үтәр, беркем дә төгәл әйтә алмый. Иң мөһиме, азык запасы мул булу. Бу җәһәттән артавыллылар бернинди уфтану белдерми.
– Печәне дә, сенажы да, силосы да җитәрлек. Хәзер­ләнгән, тупланган азык сый­фатына да зарланмыйбыз. Кадрлар белән проблемалар юк. Һәркем үз урынында, бурычларын яхшы аңлыйлар, – дип дәвам итә Газинур Гәрәев.
Җитәкче сүзләренә ничек сөенмисең инде. Ул үзенең хезмәттәшләренә ышана –шушы иң мөһимедер, мөгаен. Гаиләләре белән ферманың бүгенгесе, киләчәге турында кайгыртучылар булганда уңыш беркайчан да читкә китәргә тиеш түгел. «Ферма үзебезнең өй кебек», – диләр биредә хезмәт куючылар.
Вильнюс ВӘЛИЕВ.
Читайте нас: